Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызлар, ник эчәсез?

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары шулай дияргә мәҗбүр итә.

Март аеның өченче декадасы да куркыныч юл һәлакәтләре белән дәвам итте. Әйтик, 21-23 март көннәрне транспорт йөртүче исерекләр 4 тапкыр юл һәлакәте оештыралар. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булды, ун кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ике очракта автомобиль белән хатын-кызлар идарә иткән. Бик кызганыч, юл һәлакәте ясаучы хатын-кызлар елдан-ел яшәрәләр.
Әйтик, Менделеевск районында "Лада Калина" йөртүче 1976 елгы исерек хәлдәге хатын-кыз тизлекне тиешледән арттырып, ике хатын-кызны бәрдерә. Казанда исә, "Опель" автомобиле белән идарә итүче 1983 елгы хатын-кыз каршы як юлга чыга һәм 1993 елгы кыз йөрткән "ВАЗ-2115" автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, бу ике хатын-кыздан тыш, 1971 һәм 1996 елгы пассажир хатын-кызлар да зыян күрә. "Опель" йөртүчесе алкоголь кулланганлыкка медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Шөкер, бездә бу яктан чагыштырмача тыныч. Шулай да I кварталда шундый бер очрак теркәлде инде. Исерек "ДЭУ-Матиз" йөртүче ханым икенче машинага бәрелде. Хәтерлисездер, узган елны да андый очраклар булды.
Ир-атның руль артына исерек хәлдә утыруына гайре тыныч карыйбыз. Ир кеше эчә шул, имеш... Хатын-кызның да эчкән килеш машинага утыруына ияләнә күрмик, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ