Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге бакча эшләре

Үсентеләр мул уңыш бирер өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк. Алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк, сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу...

Үсентеләр мул уңыш бирер өчен аларга яңадан көч җыярга ярдәм итәргә кирәк.
Алда салкын һәм карлы кышлар көтә, ә бакчадагы агач-куаклар, үсентеләр өчен бу зур сынау. Шунысын да әйтергә кирәк, сентябрьнең икенче яртысында агачларда көчле тамыр үсеше башлана, шуның өчен туфракта дым һәм туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Бу эшне тизрәк башкарырга кирәк, чөнки бераз гына соңлату да киләчәк уңышка аяк чалырга мөмкин. Алмагач һәм груша агачларына органик һәм фосфор-калийлы ашламалар мөһим. Һәр алмагач төбенең 1 квадрат метры саен якынча 3-5 кг органик ашлама, 10-12 г калий һәм 3-40 г суперфосфат кертү дөрес булачак. Калийлы ашламалар агачларның салкынга чыдамлылыгын, ә фосфор булачак уңышның күләмен арттыра. Ашламаны, агачның яшенә карап, 5-20 см тирәнлектә кәүсә тирәли тигез күләмдә кертергә киңәш ителә. Әгәр һава торышы коры тора икән, башта туфракны 35-40 см тирәнлеккә кадәр дымландырырга кирәк. Кара карлыган һәм крыжовник та минераль тукландыруга мохтаҗ. Беренче өч елда, әгәр сез куакларны утырт­кан вакытта кирәкле матдәләрне керткәнсез икән, фосфорлы һәм калийлы ашламаларны кертмәскә дә мөмкин. Өч елдан соң һәр куак астына якынча 10-15 кг органик ашлама, 80-120 г суперфосфат һәм 30-50 г хлорлы калий кертергә мөмкин. Сентябрь аенда җиләк бирүче куакларны суперфосфат һәм калий тозы (1 чиләк суга 1 стакан суперфосфат һәм ½ стакан калий тозы) белән сыйларга мөмкин. Ремонтант бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге (1:15 микъдарында), яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин. Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Виноград та ашламаларны бик ярата, бигрәк тә фосфорлы һәм калийлыларны. Уңышын җыеп алганнан соң куак­лар төбенә монофосфатлы калий (1 чиләккә 30-40 г) кертергә онытмагыз. Виноград аеруча тиресне ярата, чөнки тирес аны азот, фосфор, калий, шулай ук микроэлементлар белән баета. Аны куак төбенә 3 ел саен 1 кв.м-га 6-8 кг чамасы казып салырга киңәш ителә. Фосфорлы (суперфосфат) һәм калийлыларны 1 кв.м җиргә 50-60 г исәбеннән кертергә кирәк. Виноград төбенә фосфор ашламасы буларак шулай ук көл дә кертергә мөмкин.
Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәү­сә­ләрен һәм скелет ботакларны чистартып, 2-3 процентлы бакыр купоросы белән эшкәртегез һәм бакча сагызы (садовый вар) белән сылагыз. Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су - эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз. Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетүчән. Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, ә барлык төр куакларны - карлыган, крыжовник, кура җиләге һ.б. кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми.
Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырыгыз. Болай итеп без агачларны киңәюгә китерәбез, димәк, уңыш та мулрак булачак. Агачларга "ремонт" ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны һич җәлләми кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак.
Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз. Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы "йөрәге" күренми, аны туфрак күмгән була. Тизрәк аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев