Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйлә Фазлыева балалар, картлар йортларын коронавирус таралудан сакларга кушты

«Алар инфекция чыганагы булырга тиеш түгел, даими контрольдә тотылырга тиеш», — диде вице-премьер.

 Балалар, картлар йортлары кебек социаль учреждениеләрдә коронавирус таралуга юл куярга ярамый. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында әйтте.

«Бездә картлар, балалар йортлары, Раифа училищесы, төрле авырулары булган кешеләр, билгеле бер яшәү урыны булмаганнар яши торган учреждениеләр бар. Алар инфекция чыганагы булырга тиеш түгел, даими контрольдә тотылырга тиеш», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева интернатларда яше 65 тән узган кешеләр белән контактларны мөмкин кадәр киметергә киңәш итте. «Хезмәткәрләр, төрле персонал килсә дә, һәркайсыгыз фильтр узарга тиеш, — дип мөрәҗәгать итте.

https://tatar-inform.tatar/news/society/15-04-2020/l-yl-fazlyeva-balalar-kartlar-yortlaryn-koronavirus-taraludan-saklarga-kushty-5736592

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев