Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марина Патяшина: Чит ил кешеләре Татарстанга Covid-19 авыруын алып кайта алмый

Самолетка утырыр алдыннан коронавируска тест үтәргә кирәк, авыру кеше анда эләгә алмый.

Коронавирус булмавына белешмәләр тикшерелгәнгә һәм Россиягә керү кагыйдәләре катгый булганга Covid-19 инфекцияле чит ил гражданнары Татарстанга эләгә алмый. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Федераль хезмәт безгә башка илләрдән килүчеләрне тикшерә алган лабораторияләр, үзләре бирә алган белешмәләр исемлеген һәм белешмә үрнәкләрен җибәрде. Шуңа күрә без тиешле тикшерү уздырабыз», — дип сөйләде ул.

Патяшина башка ил гражданнары Россиягә килер алдыннан коронавируска тест тапшырырга тиеш булуны искәртте. Аларны белешмәләрсез самолетка кертмиләр.

«Самолетка утырып, бөтен төркем белән бергә очып киткән кешеләр арасында  тест үтмәү яки уңай нәтиҗәләр табу очраклары юк. Керү тәртибе андый очраклар булуга юл куймый», — дип йомгаклады республиканың баш санитар табибы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россиянең Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Көньяк Корея белән авиаэлемтәне яңартуы турында хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-09-2020/marina-patyashina-chit-il-keshel-re-tatarstanga-covid-19-avyruyn-alyp-kayta-almyy-5774294

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев