Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгълүмат бирү һәм ярдәм: волонтерлар татарстанлыларга Конституциядә үзгәрешләр аңлатачаклар

Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар салынган махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә урнаштырылачак.

Конституция волонтерлары Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәкләр. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, халыкның аңын  агарту чаралары узачак. Әлеге мөһим эшне  «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

"Бу безнең өлкән иптәшләребез — Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең зур инициативасы, хәзер илнең төрле субъектларында әлеге проектны тормышка ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без читтә тормыйбыз», — дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Проект кысаларында Татарстанда 30 дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк, алар КФҮ, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның эшләү сменалары графигы халыкның күпләп хәрәкәт иткән вакытында  һәм активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, эре сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

«Безнең өчен ирекле һәм волонтерлык эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә ярдәм итү мөһим. Сез -  безнең өчен иң кадерле һәм кыйммәтле кешеләр, сез бар, дип,  зур горурлану белән әйтәм. Россиядә волонтерлык хәрәкәте абсолют күтәрелештә тора, һәм аның нигезендә безнең халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре ята», — дип ассызыклады Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы җитәкчесе Александр Бугаев.

Ведомство бөтен ил буенча эшләүче күпчелек яшьләр оешмалары эшчәнлегенә ярдәм итә, дип өстәде ул, шулай ук Татарстан волонтерларына иреклеләр хәрәкәтен үстерү өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенхалык тавыш бирү узачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/12-03-2020/informirovanie-i-pomosch-volontery-ob-yasnyat-tatarstantsam-izmeneniya-v-konstitutsii-5728599 файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев