Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәр өлкәннәрен депутат котлады

Без дә котлауларга кушылабыз.

Олы Мәңгәр авылы өлкәннәрен  бүген бәйрәм белән котларга   «Бөтендөнья Татар конгрессы» Башкарма комитеты җитәкчесе, «Бөтендөнья Татар Конгрессы» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы кайтты .

Шулай ук авылның өлкән яшьтәге 120 кешесен Мәңгәр хуҗалыгы рәисе Тәлгать Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхавиев, ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина котлап, ветераннарның яшәешләре белән кызыксындылар.

Мәдәният йортыннан өлкәннәр күтәренке кәеф, бүләкләр күтәреп кайттылар. Дәүләт Советы депутаты концерт алып килергә вәгъдә биргәнгә дә шатланган алар.

Олы кешегә күп кирәкмәсә дә, җылы сүзнең артыгы юк. Хөрмәт итүләре ни тора. Тамга өчен генә үткәрелмәгәнен күреп шатландык, - диләр өлкәннәр.

Гөлшат Гарифҗанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев