Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәрдө язны каршы алдылар

Язны каршылау авылларыбызда матур бер бәйрәм чарасына әйләнеп бара. Аларны оештыруда билгеле инде, мәдәният хезмәткәрләре башлап йөри. Безнең Олы Мәңгәр авылында да аларның тырышлыгы белән бик матур урам бәйрәмнәре булып узды. "Язны каршылау"да авылның олысы-кечесе катнашты. Әлеге чара мәдәният елы уңаеннан оештырылды. Җирлеккә караган Иске Мәңгәр һәм Бахтияр авылларыннан да...

Язны каршылау авылларыбызда матур бер бәйрәм чарасына әйләнеп бара.
Аларны оештыруда билгеле инде, мәдәният хезмәткәрләре башлап йөри. Безнең Олы Мәңгәр авылында да аларның тырышлыгы белән бик матур урам бәйрәмнәре булып узды. "Язны каршылау"да авылның олысы-кечесе катнашты. Әлеге чара мәдәният елы уңаеннан оештырылды. Җирлеккә караган Иске Мәңгәр һәм Бахтияр авылларыннан да кунаклар бар иде. Бәйрәм спорт уеннары, җыр-бию белән үрелеп барды. Ул язгы кросс белән башланып китте. Өлкәннәр белән бергә балалар да йөгерде. Өч авыл яшьләре командаларга бүленеп тә көч сынаштылар. Гер күтәрү, кыршау эчендә, капчык киеп йөгерү, канат тартыш кебек уеннар җанатарларны да битараф калдырмады. Ярышларны Олы Мәңгәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәрхәт Зиннәтов һәм спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин бәяләде. Теләүчеләр шунда ук шашлыктан да авыз иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова тырышлыгы һәм авыл советының матди ярдәме белән оештырылган мондый чаралар авыл халкы өчен көтеп алынган бәйрәм. Шул кулларыгызны җуймагыз диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев