Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәңгәрнең татар егетләре сынатмады

Ир-егетләребезнең бәйрәме уңаеннан Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 9 һәм 10-11 сыйныф егетләре җитезлеккә, уңганлыкка үзара көч сынаштылар. Сәхнәгә чыккан "Киләчәк сакчылары" һәм "Татар егетләре" командаларының сәләмләвен көчле алкышлар белән кабул иттек.

Бәйгенең беренчесе армиядәге кебек киенү белән бәйле иде. Солдатларга моның өчен 45 секунд вакыт бирелә. Безнең егетләр дә сынатмады. 9 сыйныф егетләре 1 минут та 39 секундта, ә 11 сыйныфлар 59,18 секундта киенеп беттеләр. Минутка "отҗимание" ясауда 11 сыйныф укучысы Радик Каримовка тиңнәр булмады, ул бу хәрәкәтне бер минутка 57 мәртәбә ясады. Өченче бәйге командалар үтәлеше белән бәйле иде. "Татар егетләре" командасы яшь буенча да, зирәклек белән дә көчлерәк булып чыктылар, командаларны төгәл итеп үтәделәр. Противогаз киюдә дә бу команда өлгерлеге белән алды. Егетләр 11 секунд эчендә өлгерделәр. Аннан соң килгән "Эрудит" бәйгесендә егетләребез сорауларга җавап бирделәр. Алар Татарстан спорты, Олимпиада - 2014, тарих буенча, шулай ук армиядәге канатлы гыйбәрәләрне дәвам итү белән бәйле иделәр. Погоннар тану буенча бәйгедә исә Инсаф Зиннәтовка тиңнәр булмады, ул иң күп һәм иң дөрес җаваплар бирде. Ә менә ату бәйгесендә егетләребезнең әле автомат белән бик үк дус булмаулары ачыкланды. Эстафета барышында егетләр бәрәңге әрчү, төймә тагу, пычкы белән такта кисү, тактага кадак кагу кебек һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә аркан тарту буенча бәйгедә "Татар егетләре" командасы беренче булды. Шулай итеп, бәйге ахырына якынлашты. Аның җиңүчесе булып 38 балл җыйган 10-11 сыйныф укучыларының "Татар егетләре" командасы игълан ителде.Укучыларга да, укытучыларга шундый күңелле, матур тамаша бүләк иткәннәре өчен бәйгене оештыручыларга, аерым алганда физкультура укытучысы Фәрхәт Зиннәтовка рәхмәт әйтәсе килә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев