26 февраль 2014 яңалыклары
-
Әтнәләрдән өйрәнәләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсен Әтнәгә барып өйрәнергә киңәш иткән иде.
-
"Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды
Район балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап үткәрелгән "Яшел ут" эшчәнлеге бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә беренче урынга Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Рафия Мостафинаның эшчәнлеге лаек дип табылды. Икенче урында Күәм балалар бакчасыннан Гөлнар Фазылҗанова һәм Бәрәскәдән Алсу Шәрәфиева лаек булды. Өченче урында Күңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе...
-
Сабурская сорауларга җавап бирә
Татарстан Республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сөрия Сабурская Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе Евгений Костюшин белән берлектә гражданнарны кабул итә. Хезмәт хокукларына кагылышлы сорауларыгыз булса, көндезге сәгать 14.00дә (843) 236-41-80 телефоны аша бирергә мөмкин.
-
Мәңгәрнең татар егетләре сынатмады
Ир-егетләребезнең бәйрәме уңаеннан Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 9 һәм 10-11 сыйныф егетләре җитезлеккә, уңганлыкка үзара көч сынаштылар. Сәхнәгә чыккан "Киләчәк сакчылары" һәм "Татар егетләре" командаларының сәләмләвен көчле алкышлар белән кабул иттек.
-
Әтнәдә бәрәңге үстерә беләләрме
Ике күрше бәрәңге корткычы белән көрәшә. Икесе дә кичен агу сипкәннәр, иртән нәтиҗәсен тикшерәләр. Берсенең бакчасында кортлар үлеп беткән, икенчесендә нәтиҗәләре күренми. Агу исемнәре төрле булып чыга. Икенчесе күршесенән агу исемен, сату ноктасын ачыклап, бакчасын яңадан агулый. Ә кирәк идеме соң яңадан агулау? Аларның агулары төрле-төрле булып чыга: беренчесенең -...
-
Әтнә хоккей лигасы кискен көрәштә үтте
Әтнә хоккей лигасының быелгысына да нокта куйдылар.