Әтнә таңы

Әтнә хоккей лигасы кискен көрәштә үтте

Әтнә хоккей лигасының быелгысына да нокта куйдылар.

Реклама

Соңгы тур уеннары хәлиткеч роль уйнамасалар да, кискен көрәштә үттеләр. Әтнә хоккей лигасының чемпионы белән вице-чемпионы алдан ук билгеле иде. Ә менә өченче урын өчен көрәш, чын мәгънәсендә, бик кызу булды.
Узган шимбә көнне сәгать 11.00дә Әтнә бозында Мәңгәр белән Шашы хоккейчылары көч сынашты. Матч шулкадәр киеренке булды, төп, хәтта өстәмә вакыт та уртак исәпкә төгәлләнде. Ә менә буллитлар сериясе мәңгәрләрнең өстенлеген раслады. Бу команда ӘХЛ башыннан ук шулай уйнаса, Бәрәскә, Әтнә командаларының да шактый нервларын ашар иде. Ә менә Әтнә - Күәм уенын уздырмадылар. Нәтиҗәдә, күәмнәргә 0:3 исәбе белән техник җиңелү язылды. Сәгать 15.00дә Бәрәскә бозында инде берни дә хәл итми торган матчта мәйдан хуҗалары Күәм командасын кабул иттеләр. Кунаклар 5:2 исәбенә җиңү яуладылар. Әтнә бозында мәйдан хуҗалары шашыларны кабул итәргә тиеш иделәр. Бу матч та үткәрелмәде. Шашы командасына 0:3 исәбе белән техник җиңелү язылды.
Нәтиҗәдә, I урында - Әтнә, II урында - Бәрәскә, III урында Мәңгәр командалары урнашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: