Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән өйрәнәләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов терлекчелек өлкәсен Әтнәгә барып өйрәнергә киңәш иткән иде.

Нәтиҗәсе күренә. Сишәмбе көнне район башлыклары җитәкчелегендә алты район делегациясе килде. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та:
- Барлык районнарны бергә кабул итеп булмый. Бу - өченче төркем, аларны "Таң" хуҗалыгы базасында кабул итәбез, - диде.
Терлекчелек - Әтнәнең визит картасы. Бу өлкәдәге уңышлар, яңалыклар белән һәрдаим таныштырып барабыз. Безнең терлекчелек белән кунаклар да яхшы хәбәрдар. Кызыксынучылар да күп. "Таң"ның яңа тораклары белән танышып йөргәндә: "Кара, ничек эшләгәннәр"... "Тәрбия ысулы уңайракка охшаган"... "Салам өстендә яткан терлек туңмый инде ул", - дип сокланулар ишетелде. Кунакларның конкрет фикерләрен дә тыңладым. Актаныш районы башлыгы Фаил Камаевтан алардагы тәрбия ысуллары хакында сораштым. Ә ул:
- Терлек тәрбияләүдә төрле ысуллар кулланабыз. Сездәге тәрбия ысулы игътибарга лаек, - дип билгеләде.
Ак Барс-Буаның 2 филиал директоры Әлфак Нигъмәтуллин фикере үзенчәлекле яңгырады.
- Бозаулар тәрбияләү ысулы аеруча ошады, - диде.
3 көн эчендә яңа дөньяга килгән бозауларны бергә туплап, 7-10 көн буе бокста тотып, аннан соң гына күчерү ысулын якын күргән ул. Моны үзебезнең "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин да телгә алды.
- Күбрәк профилактикага игътибар итәбез. Бездә бозау сакланышы да югары - 96 процент, - диде.
Продукцияне мул җитештерүдә терлекне бәйләмичә тәрбияләү мөһим роль уйный. Буа районының баш зоотехнигы Рәшит Фәйзрахманов әнә шул фикердә.
- Безгә дә күчәргә кирәк, - ди.
Тукай районының "Ярыш ҖАХ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәсим Шәйхәттәров:
- Барысы да кеше факторына бәйле, - дип саный. Ә соңыннан:
- Монда барысы да заманча, фән кушканча... Терлекне яхшы итеп тәрбияләр өчен уңайлы микроклимат кирәк шул, - дип өсти.
Газетада гел язабыз, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов та һәрвакыт диярлек:
- Бу ысул белән тәрбияләгәндә, микроклимат бик уңайлы була, - дип ассызыклый.
Семинарга әйләнеп кайтсак, минемчә, кунаклар бик мөһим мәгълүматлар алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинаркићђшмђ