Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мин сине сагынам" - бу фильм дөнья күрергә тиеш! Ярдәм итик!..

Барыбыз өчен дә, җәмгыятьнең үзе өчен дә кирәкле бу фильм ярты юлда туктарга тиеш түгел. Әлеге фильмның режиссеры Марина Мусиенко белән сөйләшкәч, бар да ал да гөл генә түгел икәнлеге мәгълүм булды.

 Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмының (12+) берничә өлешен төшерделәр. Кино төшерүчеләргә байтак тагылып йөрдем. Җиңел эш түгел. Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк әлеге фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан дөнья күрергә тиеш.

Тик... әлеге изге эшне - тарихыбызны барлаучылар финанс кыенлыгы алдында калганнар. Аларның фильмны төшерер өчен акчалары беткән.

Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр, Мөндеш авыллары басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы катнашкан, якшәмбе көнне генә кабат Олы Әтнәнең  бай йортында төшерелгән фильм турында бара сүз.

Күпмилләтле халыклар дуслыгы нигез итеп алынган фильмда Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында урнашкан детдом - ятим балалар йорты, авыл халкының киң күңеле дә сурәтләнәчәк. 

Төшерүчеләр тәҗрибәле, Ленинград блокадасы турындагы " Я еще не хочу умирать"  фильмын төшереп, Гранпри алган коллектив. Фильмның режиссеры - Марина Мусиенко. Продюсеры Татьяна Мерзлякова.

Әлеге фильмга беркем дә финанс ярдәме күрсәтми. "Эшли башлаганда грантларга өметләнгән идек, тик безгә аны бирмәделәр. Продюсер нинди  акчасы бар, барысын да әлеге фильмны төшерү өчен тотып бетерде. Тукталырга мәҗбүрбез... - диделәр алар.

Озак уйланып йөрдем. Хәбәрен биргәндә дә язмадым бу хакта. Тик болай булырга тиеш түгел. Бу- безнең тарихыбыз. Әлеге фильм безгә кирәк, безнең җәмгыятебезгә алга бару өчен, Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын лаеклы итеп каршы алу өчен кирәк. Үз эшләренең осталары эшләгәне мәгълүм.

Безнең киң күңелле кешеләребез бар, без -  сугышны җиңгән халык. Әлеге фильмны төшереп бетерү өчен генә акча таба алмабызмы икәнни? Халык ярдәменә дә, дәүләт ярдәменә дә ышанасы килә. Безнең балаларыбыз, сугышны күрмәгән чор балалары,  чын итеп  уйнаган бу фильм дөнья күрергә тиеш, дип саныйм мин. Һәркем шулай уйлыйдыр.

Ил төкерсә, күл була, диләр. Тырышасы, булышасы бик килә!..

Фото -  видео: https://vk.com/minsinesagynam

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев