Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөнирә Хасбулла кызына - 95 яшь!

Әле кайчан гына Мөнирә әбине 90 яшьлек юбилее белән котлап кайткан идек.

 Биш ел гомер узган да киткән. Ә Мөнирә әби шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Бәрәзә авылында улы Гатият гаиләсендә гомер кичерүче Мөнирә әби Бикмуллина турында әйтүем.

1924 елның 27 декабрендә Иске Мәңгәр авылында туа ул. Әтисе генә, кызына әле 40 көн дә булмаган килеш, икенче гаиләгә китеп бара. Әнисе шул вакытта “ Бала чырае күрмәсәң иде”, - дип чын күңелдән рәнҗи әти кешегә. Озакламый әнисе Мөндеш авылына, хатыны үлеп, балалары белән тол калган икенче иргә кияүгә чыга.

Бу гаиләдә әнисен дә, аның белән ияреп килгән Мөнирәне дә бик яратып кабул итәләр. Берничә елдан Мөнирәнең энесе дә туа. Үги абый- апалары кызны үзе әйтмешли, “күтәреп кенә йөртәләр”. Мөнирә әби балалар бакчасына  йөри, вакыты җиткәч, Олы Мәңгәр урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 9 сыйныф белем ала ул. Үзе балачагын бик яратып искә ала.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев