Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни буласын белеп булмый

Көтеп алынган бәйрәмнәр алдыннан узган террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында әлеге сүзләр еш кабатланды.

“Аллам сакласын, ни буласын белеп булмый, үтә дә уяулык кирәк”, – диделәр чыгыш ясаучыларның күбесе. Киңәшмәдә ТР буенча Россия ФИХИ кураторы Рамил Сабитов, милләтара  һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Президент Аппараты вәкиле Раил Гомәров, Россия  гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Арча һәм Әтнә районнары буенча җитәкчесе Рөстәм Сафин катнаш­тылар. Киңәшмә барышында һәркемне борчыган мәсьәләләр уртага куеп сөйләшенде. Бу юнәлештә нинди эшләр алып барырга кирәклеге, тиешлеге турында фикер алышынды.
Радио-телевидениедә, газета-журналларда бу хакта еш әйтелә, языла. Хәвеф-хәтәрнең кайдан килеп чыгасын да белеп булмый. Шуңа күрә дә, бу минем белән булмас, дип тынычланырга ярамый. Һәрвакыт уяу булырга, шикләнгән очракта кичекмәстән ышаныч телефоннарына шалтыратырга кирәк. Терроризм һәм экстремизм темасы буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен ышаныч һәм «кайнар линия" телефоннары: Татарстан Республикасы буенча Эчке эшлэр Министрлыгы – 02, ышаныч телефоны – (843) 291-20-02; Татарстан Республикасы буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе​ – (843) 231-45-55, ышаныч телефоны – (843) 231-45-45; РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе – 01, ышаныч телефоны - (843) 292-64-09; кәрәзле телефоннан ашыгыч чакыру – 112.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев