Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурбәк Батулла: Татарстанда Мине мәдәният белән элемтә кызыксындыра

Хореограф республикада ни өчен калуы һәм үз иҗатын үстерергә нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде.

«Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Татарстанда аны нәрсә тотуын һәм мәдәният белән элемтәне үстерергә нәрсә ярдәм иткәнен әйтте. Бу хакта хореограф Андрей Кузьминга «100 % Татарстан» проекты интервьюсында сөйләде.

«Үз диварларың нәрсә дә булса искә төшерә. Кабан күле ярыннан барганда, йөз ел элек биредән Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан <...> узган булуын күзаллыйсың. Шул ук урамнар буйлап безгә мәдәни мирас калдырган кешеләр йөргәндер», - диде Нурбәк Батулла.

Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә милли тәңгәллекне эзләү алай ук актуаль түгел дип саный хореограф. «Миңа калса, монда үз тәңгәллеген аңларга, балалар белән туган телдә сөйләшү өчен алга таба үсешкә энергия табарга омтылучы бер мин генә түгел», - дип искәртә ул.

«100% Татарстан «Интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр узды.

Трансляция 21 тематик юнәлеш буенча өч телдә барды. Күтәрелгән темалар арасында мәдәният, территорияләр тарихы, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау, биотех, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, актив халык, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек һ.б. бар иде. Контент 12 формада тәкъдим ителде: журналист эшләре, видеороликлар, видеофильмнар, интервьюлар, дебатлар һәм башкалар.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырыла. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев