Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җогыпның яшь галимәсе

Иске Җогып халкы элек-электән зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Аннан биш «Атказанган «исеменә лаеклы шә­хесләр чыгуы да моның ачык мисалы. Безнең исәпләүләр буенча аннан йөз утызлап югары һәм махсус урта белемле белгечләр чыгып, илебезнең төрле төбәкләрендә уңышлы гына эшлиләр. Авылыбыз укучы-сту­дент­­лар авылы дисәң дә һич ялгыш булмас. Бүген дә...

Иске Җогып халкы элек-электән зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган.
Аннан биш «Атказанган «исеменә лаеклы шә­хесләр чыгуы да моның ачык мисалы. Безнең исәпләүләр буенча аннан йөз утызлап югары һәм махсус урта белемле белгечләр чыгып, илебезнең төрле төбәкләрендә уңышлы гына эшлиләр. Авылыбыз укучы-сту­дент­­лар авылы дисәң дә һич ялгыш булмас. Бүген дә Казан шәһәрендә уку­чы студентларыбыз бер­ничә.
Бүгенге язмабыз та­лант­лы яшьләребезнең берсе - Айгөл Надил кызы Кәбирова турында. 1991 елның 13 мартында Иске Җогып авылында дөньяга аваз салган кыз бала ул. Әти-әниләре дә авылда яшиләр. Әтисе Надил 1958 елгы, тиздән 60 яшь була, алдынгы механизатор, искиткеч эшчән, булдыклы ир-­егет. Кулы һәр эшкә сәләтле, үзе гадел, тугры, тырыш, максатчан, эшчән. Ул - җир улы, җир аның хыялларын тормышка ашырыр урыны, ул авыл баласы, җаны да, каны да шушы җиргә бәйләнгән. Тормыш иптәше Ирина да 1959 елда туган шәхес. Башта - кибетче, аннан колхозда бухгалтериядә, аннан педагогик белем алып, Яңа Шашы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укытып, хәзер лаеклы ялга чыкты. Киңкырлы шәхес дияр идем аның турында. Кешелекле, эрудицияле,бик тә сәләтле, зыялы ул.
Әйе, аларның бергә яшәп, тормыш итүләре турында бик күп язарга мөмкин, ул үзе озын юл. Шушындый эшчән, бөтен тормышлары җир хезмәте белән бәйле булган гаиләнең 2 кыз, 1 егет үстереп, өчесенә дә югары белем биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына озатулары - аерым ихтирамга, хөрмәткә лаек.
Олы кызлары Гөлнара югары белемле педагог, ә уртанчы уллары Алмаз элеккеге авиация институтын тәмамлаган инженер. Айгөл - аларның кече кызлары. «Кыз бала ничек булырга тиеш?» - дип сорасалар, мин һичшиксез - "Айгөл шикелле" - дип җавап бирер идем. Ул безнең янәшә күршебез, шуңа да миңа аның эчке дөньясы нык таныш дип әйтә алам. Аның эчке рухи дөньясы бай, инсафлы, киң карашлы, белемле, зирәк. Бик тә эшчән, ачык йөзле, хөрмәтле булганга яшьтәшләре, авылдашлары арасында абруйлы кыз бала ул.
2008 елда Яңа Шашы урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлады. Әлбәттә, мәктәптә укытучылар коллективы аны зирәк, акыллы, актив укучы буларак зур хөрмәт белән искә алалар.
Айгөл Казанның иң дәрәҗәле югары техник уку йорты - А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университетының (элеккеге КАИ) гамәли математика һәм информатика бүлеген сайлады.
Сынатмый Айгөл би­редә дә. Тиз арада зыя­­лылыгы, сәләтлелеге, нык ихтыяр көче, тәр­тип­лелеге нә­ти­җә­сендә иптәшләре, курсташлары арасында һәм факультетта үзен өметле студент итеп таныта. Сессияләрдә имтиханнарын да югары билгеләргә тапшырып зур абруй казана.
2008-2012 елларда - бакалавр, 2012-2014 елларда магистратураны "отлично"га тәмамлый. "Золотой выпускник КАИ" исеменә лаек була.
Талантлы, сәләтле студент бу урында гына туктап калмый. Аспирантураның "Математическое моделирование, численные методы и комплексы программ" бүлегендә укуын дәвам итә, аны да бик уңышлы тәмамлый.
Әйе, техник югары уку йортында белем алу, имтиханнарын гел "5"легә генә тапшырып "Отличник КАИ" дипломнарына ия булу һәркемгә бирелми. Бу исемгә аерым талантлы, белемле, киләчәге өметлеләр генә лаек була ала. Айгөл ул уңышларга ирешә, фәнни үрләрне яулый. Аның сәләтен күреп, кафедра җитәкчеләре, ректорат аңа инде 4 курста ук шушы кафедрада 2 курс студентларына математика һәм информатика фәне буенча лекция һәм практик дәресләр алып бару вазыйфасын йөклиләр. Студентлар да ярата, хөрмәт итә яшь укытучыны. Аның педагогик алымнары, белеме студентлар белән тиз арада уртак тел табып эшләргә ярдәм итә. Әлбәттә, бу аның киләчәктә фәнни үсеш юлында зур этәргеч тә, ышаныч та була. Уңышлар да яулана. Мәсәлән, укудагы һәм фәнни хезмәттәге уңышлары өчен РФ хөкүмәтенең махсус дәүләт стипедиясе билгеләнә. 2013-2014 уку елындагы уку отличнигы булганлыгы һәм фәнни эштәге уңышлары өчен Казан шәһәре мэры Илсур Метшин стипендиясе (фотода), 2016 елда яшь галимнәрнең эш нәтиҗәләре конкурсында җиңүче буларак Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе премиясе белән бүләкләнә.
Әйе, университетта студентларга лекцияләр һәм практик дәресләр алып бару аның фәнни эшчәнлеге белән үрелеп бара. 2016 елда "Технологии интеллектуального анализа данных" китабы, уку дәверендә ВАК һәм Scopus кебек дәрәҗәле журналларда фәнни эшләре буенча мәкаләләре бастырылып чыгарыла. Моннан тыш, төрле фәнни конференцияләрдә катнашып, уңышлы чыгышлар ясап, югары дәрәҗәдәге фән­ни эшләре өчен күп санлы дипломнар белән бүләкләнә.
Бу уңайдан, аның фәнни ачышларының җитештерүдә киң кулланылыш табуын да билгеләми мөмкин түгел.
Һәм менә янә бер куаныч. 2017 елның 11 декабрендә ул "Методы и комплексы программ построения нейросетевых моделей регуляторов для управления динамическим объектом" дигән темага диссертация яклый. Дәрәҗәле, таләпчән галимнәрдән торган комиссия аның ачышын уңышлы бәяли һәм Айгөлгә "техник фәннәр кандидаты" дигән исем бирелә. Бу инде яшь галимәнең уңышлы зур җиңүе дип әйтәсе килә. Шундый инсафлы, талантлы, тәрбияле, зыя­лы кызны университет ректораты да югары бәяләп, әти-әнисенә берничә рәхмәт хаты юллавы да - Айгөл белем алган Яңа Шашы мәктәбе, районыбыз өчен зур горурлык.
Айгөл Надил кызы Кә­бировага әле 27 генә яшь. Күрше авыл егете Артур белән гаилә корып яши башладылар. Шатлык өстенә шатлык булып әле гыйнвар аенда гына кыз балалары ту­ды.
Яшь гаиләгә тулы бәхет, сәламәтлек телик. Яшь галимәгә - Иске Җогып авылы кызы Айгөл Надил кызы Кәбировага фән өлкәсендә яңа ачыш­лар ясавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев