Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр мәдәният йорты яңара

Авыл мәдәният йортына ремонт ясалачагы турында күптән хәбәрләр йөри иде инде.

Бәйрәмнәр алдыннан биредә ремонтка әзерлек башланып китте.

Яңа ел кичәләрен күңелле генә уздырып җибәргәннән соң, чын- чынлап тотындылар. Әлегә мәдәният йортыннан барлык мебель, китапханәдән китаплар чыгарыла. " Ремонтчылар бригадасы килеп, карап китте. Бер атнадан капиталь ремонет башланып китәчәк", - ди мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова.

Димәк, киләсе Яңа елларны яңа, матур бинада каршыларбыз дигән өмет бар. шунысын да әйтергә кирәк, биредә капиталь ремонт авыл клубларына кагылышлы дәүләт программасы нигезендә башкарыла.

Гөлсинә Шакирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев