Әтнә таңы

Олы Әтнә мәктәбе укучылары аттестат алды

Бүген, дүшәмбе көнне, Олы Әтнә урта мәктәбенең 13 укучысы аттестат алды. "Өч алтын медалебез бар, Россия медале..", - дип горурлана мәктәп коллективы. Ел буе БДИдан куркып укып, май башыннан калтырап "ЕГЭ" биргәннән соң, укучыларның бер мәлгә җиңел сулаган мәлләре. Имтиханнар артта, ә алдагыларына тотынмаган. Рәхәтлектән күкрәк тутырып сулап була, тик...

Бүген, дүшәмбе көнне, Олы Әтнә урта мәктәбенең 13 укучысы аттестат алды. "Өч алтын медалебез бар, Россия медале..", - дип горурлана мәктәп коллективы.

Ел буе БДИдан куркып укып, май башыннан калтырап "ЕГЭ" биргәннән соң, укучыларның бер мәлгә җиңел сулаган мәлләре. Имтиханнар артта, ә алдагыларына тотынмаган. Рәхәтлектән күкрәк тутырып сулап була, тик менә 11 ел буе укыган мәктәп, сабакташлардан аерылу да булмаса...

Хәер, һәр нәрсәнең үз вакыты, үз матурлыгы... Укучылар да күз явын алырлык, киемнәре дә матур, бәяләре дә киеменә торырлык. Укучылары да шундый затлы күлмәкләр алырлык!

"Быел 13 укучыбызның өчесе алтын медаль белән чыга. Россия медальләре кайтты инде, Татарстанныкын көтәбез. Ралинә Хисмәтуллина, Инзилә Хәкимова, Айгөл Шәрәфиева - мәктәбебезнең горурлыклары. Чыгарылыш имтиханнары вакытында да 90нан югары балл җыйдылар, кайсы яктан карасаң да булган бу укучылар, нәрсәгә тотынсалар, шуны эшлиләр, алган белемнәрен куллана беләләр. Сыйныфташлары да ихтирам итәләр. Гомумән, олы тормыш юлына аяк басарга җыенган 13 укучыбыз да мәктәбебез йөзенә кызыллык китермәде, әти-әниләргә дә бик рәхмәтлебез, тәрбия эшен бергәләп алып бару нәтиҗәсе бу. Укытучыларыбызның белем бирү дәрәҗәсе дә сокланырлык. Унберенчеләребез янәшәсендә 45 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларыбыз да бар. Аларга аттестатны иртәгә тапшырабыз, тугызларыбызның икесе дә кызыл аттестат алалар. Чулпан Гиниятуллина белән Эльвира Солтанова да имтиханнарны бары "5"легә генә бирделәр...", - дип горурланып укучылары хакында сөйли мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова.

Әнә шул 45нең 15е БДИдан курыкмыйча мәктәптә укырга калырга җыена. 20 укучылары Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә булганнар. Калганнары республикабызның уку йортларын сайлаганнар. Тугызлар үзләренең киләчәген ачык күргәнне, 11ләрне әйткән дә юк. Һәркайсының үз юлы, үз максаты, алдан язып күз тидерәсебез килми, ак юллар сезгә укучылар, теләгән уку йортларына кереп, тормышта үз урыныгызны табарга насыйп булсын! Чыгарылыш кичәсендә укытучыларыгыз, әти-әниләрегез теләгән теләкләргә без дә кушылабыз, яхшы кешеләр юлдаш булсын сезгә, тигез юлда абына күрмәгез! Акылыгыз белән бәхетегез бергә булсын!

Агымдагы елда районыбыз мәктәпләрендә укыган 54 унберенче сыйныф укучысы аттестат алачак, шуларның 4се - Россия медалисты. Тугызны тәмамлаган 141 укучының сигезе дә "С отличием..." - 5 ле билгесенә генә укучылар. Һәркайсыгызны котлыйбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: