Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үпкәсен сыер сөзеп тишкән

Хайванны үртәсәң, шулай да була ул.

Чувашиядә яшәүче иргә котырган сыер һөҗүм иткән. Ул бик җитди имгәнгән. Ирне дәваханәгә озатканнар.

Бу кеше ишегалдында йөрүче сыерның ничектер ачуын чыгарган. Шуннан соң хайван аны бик каты итеп сөзеп ташлаган. Ир, Испаниядәге матадорлар кебек, сыер белән көрәшмәкче була, аны мөгезләреннән тотып этәргә маташа. Ләкин сыер аны барыбер җиңә. 

Шуннан соң ирнең кабыргасы сына, кулы җитди имгәнә. Табиблар соңрак ачыклавынча, ирнең үпкәсе дә тишелгән булып чыга. «Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул әле тиз генә ит ашый алмас, мөгаен», дип яза гәзитләр.

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев