Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пушкин юбилее һәм Әтнә кызы!

Бүген Татарстан башкаласында Рус теле көне һәм Пушкинның тууына 220 ел тулу көне уңаеннан төрле чаралар үтә.

Әлеге чараларда Әтнә районы шагыйрәсе Гөлүсә Рәшит кызы Батталова да катнашты. Рус шагыйрьләре белән беррәттән Гөлүсә Рәшит кызы бүген "Мин бары тик яшим!" дигән шигырен сөйләде.

Мин бары тик яшим

Кесә тулы - давыл! Дөнья тулы
Дәрвиш җанлы бәндә...
Йөрәк белән йөрәк ничә кабат
Ызан бүлгән мәлдә...
Мин бары тик яшим.

Рух зинданы - шыгрым. Шом көткәнгә
Дәҗҗал инде сафта.
Тере көе җеназаңны укып,
Күмеп куйган чакта...
Мин бары тик яшим.

Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,
Күңелдәге кергә,
Җиденче кат күк дип белгән
Йолдыз тулы җирдә...
Мин бары тик яшим.

Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең
Мең кат алып үчен,
Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,
Ваз кичкәннәр өчен...
Кабатлыймын:
Мин бары тик яшим!
25.03.2019
Гөлүсә Батталова
#шигырь
#гөлүсәбатталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев