Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты катнашучыларына уңышлар теләде

WorldSkills мәйданчыкларында Россия икътисадының яңа тармаклары өчен белгечләр укый, диде Россия Президенты.

Россия икътисадының яңа тармакларын үстерү өчен яңа белемле белгечләр кирәк. Мондый белгечләр булдыру өчен илдәге белем бирү яңартыла һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатлары уза. Бу хакта Петербург Халыкара икътисади форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Ул утырышта катнашучыларга Казанда узачак WorldSkills чемпионаты якынлашуын искәртте.

“Яңа тармаклар өчен яңа белемле белгечләр таләп ителә. Моның өчен без белем бирүнең эчтәлеген һәм программаларын яңартабыз. Августта Казанда без һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Россия инициативасы буенча анда беренече тапкыр киләчәк компетенциясе буенча ярышлар булачак”, - диде Владимир Путин.

Алар арасында машина укытуы, “зур мәгълүматлар” (Big Data – Т-и искәрмәсе), композитлар технологиясе, квант технологиясе һәм башкалар бар.

“Мин үзебезнең командага һәм барлык катнашучыларга уңышлар телим”, - диде Россия Президенты.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187702/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев