Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

РФ Президенты көзге сайлауларда җиңгән федерация субъектлары җитәкчеләренә теләк белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауларда җиңгәннән соң вазифага кергән РФ төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште. «Рөстәм Нургалиевич,Сез бик тәҗрибәле һәм бик нәтиҗәле кеше. Сезнең команда профессиональ. Алдагы еллардагы кебек үк, Сез дә тулы көч белән эшләячәксез дип уйлыйм. Мин сез республика алдында торган бурычларны ничек һәм нинди нәтиҗә белән хәл итүегезне беләм", - диде Путин.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Системалы предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульлек өлкәсендә кабул ителгән карарлар, тиз гамәлләр өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Әмма иң мөһиме-халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм итү. Бу безгә сайлау кампаниясен лаеклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Сез билгеләгән милли максатлар безнең халыкның тормыш сыйфаты турында сөйли. Татарстан барлык проектларны да вакытында гамәлгә ашырачак, дип ышандырып әйтә алам», — диде ул.

РФ Президентының төбәкләр җитәкчеләре белән очрашуында көзге сайлауларның югары конкуренция дәрәҗәсе белән узуы әйтелде. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре узган елгы сайлаулар белән чагыштырганда хокук бозулар турында шикаятьләр һәм хәбәрләрнең кимүен теркәгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/24-09-2020/rustam-nurgalievich-vy-chelovek-effektivnyy-putin-pozdravil-glav-regionov-5774020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев