Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Пычрак куллар” авыртуы

Бакчада үсеп утырган яшел тәмләткечләрне, җиләк-җимешне өзеп, юмыйча гына кабабыз. Янәсе, үзебезнеке, табигый, куркыныч түгел! Әмма бу хата. Безне көн саен меңләгән бактерия­ләр сагалый. Бакча җиләге, яшелчә, нигездә җир тигезлегендә үсә. Җирдә исә суалчаннар, гади гельминтлар, эчәк инфекциясе уятучылар күп. Яшел тәмләткечләрне аккан суда гына юып алабыз. Әмма ул юылып...

Бакчада үсеп утырган яшел тәмләткечләрне, җиләк-җимешне өзеп, юмыйча гына кабабыз. Янәсе, үзебезнеке, табигый, куркыныч түгел!

Әмма бу хата. Безне көн саен меңләгән бактерия­ләр сагалый. Бакча җиләге, яшелчә, нигездә җир тигезлегендә үсә. Җирдә исә суалчаннар, гади гельминтлар, эчәк инфекциясе уятучылар күп. Яшел тәмләткечләрне аккан суда гына юып алабыз. Әмма ул юылып бетми. Иң зур зыянны да шулар тудыра. Суалчан йомыркасы сабакларга ныклап берегә. Шуңа күрә 5-10 минутка суга салып торырга кирәк. Алар шул вакытта суга төшә. Аннан соң исә кран астында чайкап алалар. Тәмләткечләрне патоген бактерия һәм микроблардан яхшырак арындыру өчен тозлы-серкәле төнәтмәдә (1 литр суга 1 чәй кашыгы тоз һәм серкә) чайкыйлар. Аеруча еш таралган бактерияләр лямблий һәм амебаларны әйтергә кирәк. Ә гельминтлардан - аскарид һәм таксокарны. Энтеробиозны острица исемле түгәрәк суалчаннар китереп чыгара, аскаридозга аскарид суалчаны гаепле. Сирәк очракта кеше бактериаль эчәк инфекциясе эләктерә. Монысы инде еш очрамый, әмма яшелчә, җиләк-җимеш бик пычрак булса, кая­дыр аунаган җирдән алып ашаган очракта иярергә мөмкин. Чит илдән кергән банан, мандарин белән зарарлану куркынычы азрак. Агачта үскән, җирдән биек үскән җимешләр белән зарарлану куркынычы юк диярлек. Әмма алар каядыр яткан, аунаган икән, транспортировка кагыйдәләре бозылса, юмыйча гына ашаган очракта, куркыныч тудырырга мөмкин. Ә болай экзотик җимешләргә караганда, шәхси кишәрлектә үскән яшел тәмләткечләр күбрәк зыян тудыра. Безнең кулда миллион бактерия бар. Көне буена ниләр генә тотмыйбыз. Юылмаган кул белән теләсә нинди ризык тотып капсаң, бөтен бактерия эчкә керә. Бигрәк тә кечкенә балаларда еш очрый ул. Алар әле генә комда уйный, аннары узып барган мәчедән йонын йолкып ала, шуның артыннан ук ипи ашый. Тырнак акстына да гади суалчаннар кереп тула. Бактерияләрне халык ашказаны-эчәккә генә керә дип уйлый. Әмма ул алай гына түгел - эчәклек аша, үпкә, бавырга кадәр барып җитә. Хәтта мус­кулларга, буыннарга, сөяк, кан, лимфага да утыра алалар. Инкубация чоры бер атнадан берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Һәрвакытта да авыруның кискен формасы күзәтелми. Әйтик, күп очракта пациент үзенә бактерия керүен сизми дә кала. Энтеробиоз күп очракта кире чыга. Моның төп билгеләре: эчәкләрдә дискомфорт уяту. Шунысын әйтергә кирәк: гельминтлар кешенең баш миенә кадәр барып җитәргә мөмкин. Симптомнары төрле. Кечкенә балаларда ул аллергия булып чыга. Организмга кергән бактерия, суалчаннар яшәвен дәвам итә, алар үрчи. Үзләренең агуларын бүлеп чыгара, үлә. Мондый таркалу процесслары аллергиягә китерә. Ардоминаль синдром булса, эч авырта, күңел болгана, костыра. Кискен формада эчәк инфекциясе күзәтелсә, эч китә яки, киресенчә, ката. Гадәттә, юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш яки "пычрак куллар" авыруы җиңел яки уртача авырлыктагы формада уза.
Организмга эләккән микробның төренә карап, авыруның симптомнары да төрлечә була. Инфекция эләктергән кешенең температурасы күтәрелә, хәле авырая. Эч авырту, эчәкләр спазмы, күңел болгану, косу күзәтелә. Авыруның авыр формасында кан басымы күтәрелә, кеше аңын югалтырга мөмкин.
Хәтәр ашказаны-эчәк йогышлы авыртуларына ваба, сальмонеллез, ботулизм, дизентерия керә.
Ваба тудыручы бактерия киптерүгә, кайнатуга, дезинфекция чаралары тәэсиренә сизгер. Сальмонеллез башлыча инфекцияләнгән хайван һәм кош продуктлары ашаганнан соң башлана. Ботулизм - көчле токсико-бактериаль инфекцион авыру. Терлекләрдә, чәшкеләрдә ботулинус таякчыклары токсины китереп чыгара. Дизентерия - күбесенчә юан эчәкнең дисталь өлешенә зыян китерүче инфекцион авыру.
Шуңа күрә саклану, санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ә авырту билгеләре бар икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев