Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан аенда шәригать сораулары буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итеп булачак

8-800-222-76-67 номеры буенча Рамазан аеның беренче көненнән 10.00нан 16.00 кадәр шалтырата башларга мөмкин.

Рамазан аенда шәригать сораулары буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итеп булачак. Аның номеры – 8-800-222-76-67. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков әйтте.

“Эш көннәрендә сәгать 10.00 нан алып 16.00 га кадәр шәригать сораулары буенча шалтыратып, сорауларыгызга җавап ала аласыз. Әгәр бирелгән сорауга анализ ясарга кирәк икән, җавап бераздан биреләчәк. Ә көндәлек тормышта туа торган сорауларга шунда ук җавап бирә алачакбыз”, - диде хәзрәт.

Сall-үзәккә рәсми рәвештә Рамазан аеның беренче көненнән эшли башлый.

  • Рамазан-шәриф аеның беренче көне - 6 май. Беренче Тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 5 майда укылачак.

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185451/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев