Әтнә таңы

Районның "Изгелек" үзәге белгечләре гаиләләргә рейдларга чыкты

"Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре рейдка чыкты.

Әтнә районы «Изгелек» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр буенча рейд үткәрделәр. Рейд барышында социаль эш буенча белгеч ата-аналар белән бала тәрбияләүдәге җаваплылык һәм балаларның җәйге чорда урамдагы һәм өйдәге куркынычсызлыгы турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук гаиләләргә Казан шәһәренең «Наз» хәйрия фондыннан уенчыклар һәм чәчәкләр тапшырылды.

Реклама

Фото "Изгелек" үзәгеннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: