Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әрем бик файдалы үсемлек

Басуларда һәм болыннарда күп төрле үләннәр үсә. Тик аларның күбесенең дару үзлегенә ия булуын һәм шуның белән бәйле рәвештә аларны еш кына халык медицинасында куллануларын бөтенесе дә белми.

Еш кына юлда әрем дә очрый.

Барысы да яхшы белә, чөнки ул терлекләргә борчадан котылу өчен яхшы булыша. Шуңа күрә аны еш кына этләр янына – будкага ташлыйлар. Әмма бу үсемлекнең башка дару үзлекләре белән бик азлар гына таныш. Ә юкка, организм өчен гаять файдалы ул.

Әремнән нервларны яхшы тынычландыра торган бик нәтиҗәле төнәтмә әзерләргә була. Әлеге чараны әзерләү өчен яңа үлән генә түгел, кипкәнен дә кулланырга рөхсәт ителә. Бу эчемлек ярдәмендә төрле стресс хәлләр вакытында нервларны тынычландырырга мөмкин.

Төнәтмә ашар алдыннан 10-20 тамчы итеп кулланыла. Аны көнгә ике тапкыр эчәргә кирәк. Шулай ук бу төнәтмәне ашкайнату системасы һәм эчәклек эшен яхшырту өчен эчәргә киңәш ителә. Бу вариантта аны бөтнек төнәтмәсе белән бутарга кирәк.

Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, мондый төнәтмәне бары тик табибтан консультацияләр алганнан соң гына кабул итәргә мөмкин. Үз-үзеңне дәвалау күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Төнәтмә ничек әзерләнә?

50 г вакланган әрем алына һәм пыяла савытка салына. Өстенә 1 л аракы коела һәм капкач белән тыгыз итеп ябыла. Аны ике атна дәвамында төнәтергә кирәк. Шуннан соң аны сөзәргә һәм шикәр өстәргә кирәк. Аннары зур булмаган банкаларга бүлеп чыгыгыз.

Менә шундый гади төнәтмә нервларны тынычландырырга һәм кәефне яхшыртырга ярдәм итә.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/domsad/rekomenduiu-pit-etu-nastoiku-eto-otlichnyi-sposob-privesti-v-normu-svoi-nervy-5dd162dc1b50cd22ca7b2f84?&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%B0%D0%B9%D0%B4%D0%B0%D1%85%D0%BE-%D0%B3%D0%BE%D1%80%D1%8B-%D0%B4%D0%BE%D0%BB%D0%B8%D0%BD%D0%B0-%D0%BE%D0%B1%D0%BB%D0%B0%D0%BA%D0%B0-%D0%BD%D0%B5%D0%B1%D0%BE-2626043/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев