Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ринат Закиров Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

Аның беренче урынбасары булып эшләгән Данис Шакиров бүгеннән Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күчә. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-09-2020/danis-shakirov-tatar-kongressyny-bashkarma-komitety-it-kchese-itep-bilgel-nde

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Ринат Закиров вазифасыннан китте. Моңарчы беренче урынбасар булып эшләгән Данис Шакиров бүгеннән Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күчә. Бу мәгълүматны конгрессның матбугат хезмәте раслады. Рәсми мәгълүмат конгресс сайтында урын алган.

Ринат Закировның Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан китүе һәм Данис Шакировның билгеләнүе турындагы хәбәрне конгресс коллективына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән.

«Ринат Зиннур улы Закиров Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче булып калачак. Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде», — дип белдерде Милли Шура рәисе, диелә конгресс хәбәрендә.

Ринат Закиров 2002 елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде. Данис Шакиров 2015 елдан ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-09-2020/danis-shakirov-tatar-kongressyny-bashkarma-komitety-it-kchese-itep-bilgel-nde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев