Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН "ЕЛ БУЙДАГЫ" БУЛАРАК БӨТЕН ИЛГӘ ТАНЫЛГАН

Автор: Миләүшә ЛАТЫЙПОВА, Башкортостан Фото: Расих Фәсхетдинов Women Day хатын-кызлар журналы җырчы Ришат Төхвәтуллинга "Ел буйдагы" номинациясен тапшырган. 2017-нче елда популяр басма үзенең 10-еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан, журнал "WDay-сайлавы" дигән бәйге игълан итте. 5 номинацияле конкурсның этаплары илнең зур шәһәрләрендә үткән. Халык биргән тавыш исәбе буенча Ришат Төхвәтуллин федераль...

Автор: Миләүшә ЛАТЫЙПОВА, Башкортостан
Фото: Расих Фәсхетдинов
Women Day хатын-кызлар журналы җырчы Ришат Төхвәтуллинга "Ел буйдагы" номинациясен тапшырган. 2017-нче елда популяр басма үзенең 10-еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан, журнал "WDay-сайлавы" дигән бәйге игълан итте. 5 номинацияле конкурсның этаплары илнең зур шәһәрләрендә үткән. Халык биргән тавыш исәбе буенча Ришат Төхвәтуллин федераль турга узып, номинацияне яулауга ирешкән.



- Ришат, әлеге номинацияне алу турында ишеткәч, нинди хисләр кичердегез? Башка нинди уйлар килде? Шатландыгызмы әллә... ?

- Бер яклап кызык булып китте. Елмаеп куйдым. Әмма шул ук вакытта бераз моңсуландым да, дип әйтер идем.

- Сезнеңчә, буйдак тормышның уңай һәм кире яклары нидә?

- Буйдак булуның уңай яклары бәлки бардыр да, әмма, минемчә, кире яклары күбрәк. Гаилә бәхетен тойган кешенең тормышы бөтенләй үзгәрә, миңа калса. Буйдак тормышның бер бик зур уңайсызлыгын әйтә алам. Якын дуслар инде барысы да гаиләле диярлек, шуңа күрә алар белән элеккечә тыгыз аралашу мөмкинлеге кими төшә. Нинди дә булса чикләр барлыкка килә. Дуслык үзенең көчен югалтмый, әлбәттә. Ә шулай да мөнәсәбәтләр бераз үзгәрә.

- "Ел буйдагы" номинациясен сезнең ижатыгызны соючеләр ничек кабул итте? Нинди фикерләр ишеттегез?

- Төрле фикерләр яңгырады. Кемдер котлый. Күпчелеге миңа тизрәк сөйгән ярымны табып, гаилә коруымны тели.


- Киләчәктә Ришат нинди номинациягә чиксез шатланыр иде?

- Берсүзсез - "Ел гаиләсе" номинациясенә!

Әлеге вакытта Ришат Төхвәтуллин чираттагы гастрольлләргә әзерләнү белән мәшгуль. Җырчы әйтүенчә, иҗат итүенең төп максаты - татар җырларын бөтен дөньяга таныту.

Тулырак язманы: http://intertat.tatar/ сайтыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев