Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете сынауны уңышлы узды

Күптән түгел, ямьле май иртәсендә без, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Әхмәтгалиев Фаил, чыгарылыш студенты, булачак механик Хәмидуллин Рәмис һәм мин, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы буларак, Кукмара районы Яныл авылына юл тоттык. Нигә дисезме? Кукмара районы аграр көллиятендә "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча республикакүләм техникум һәм аграр көллияте укучылары арасында...

Күптән түгел, ямьле май иртәсендә без, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Әхмәтгалиев Фаил, чыгарылыш студенты, булачак механик Хәмидуллин Рәмис һәм мин, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы буларак, Кукмара районы Яныл авылына юл тоттык. Нигә дисезме? Кукмара районы аграр көллиятендә "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча республикакүләм техникум һәм аграр көллияте укучылары арасында узучы һөнәри осталыкны сынау буенча олимпиада булды.

Бу көн- бәйгедә катнашучы егетебез Рәмис өчен дулкынландыргыч көннәрнең берсе иде. Һәркемнең ярышта җиңәсе, җиңмәсә дә уңай нәтиҗәләргә ирешәсе килә. Бәйге укучыларның иҗади активлыкларын үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә укучыларның һөнәргә әзерлек сыйфатын билгеләү һәм һөнәри белемнәрен тирәнәйтү максатын һәм бурычларын күздә тотып үткәрелде.

Беренче этап- теория буенча тест алу формасында оештырылган. Тиешле 80 баллдан 57 сен җыйды безнең Рәмис. Икенче этапта сука ярышы буенча урыннар билгеләнде. Өченче этап -арбалы трактор йөртү осталыгын сынау иде. Бәйгенең бу төрендә безнең укучыбыз әзгә генә калышты, монысы да бары тик каушавы аркасында гына булды.

Олимпиаданың таләпләре катгый иде. Көллият территориясендә тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, тәртип һәм чисталык булдырырга, хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында безгә кат-кат искәртелде.

Бәйгенең ахырында, Рәмисебез призлы урынга чыкмаса да, нәтиҗәләр куандырырлык булды. Егетебезгә "Бәйгедә катнашканы өчен" һәм Казан аграр университетына укырга чакырган сертификат тапшырылды. Шулай ук Фаил Фаат улы да "Укучысын яхшы әзерләгәне өчен" сертификат белән бүләкләнде.

Бүләкләүләр җыр-бию белән аралашып барды һәм соңында җиңүчеләр билгеләнде.

Үзем механик белгечлегенә укымасам да, киләчәктә механик һөнәренең ир-егет өчен бик кирәкле булуына тагын бер кат инандым. Әле бу ярышлар соңгысы булмас, иншалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бардык, күрдек