30 май 2014 яңалыклары
-
Әтнә егете сынауны уңышлы узды
Күптән түгел, ямьле май иртәсендә без, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Әхмәтгалиев Фаил, чыгарылыш студенты, булачак механик Хәмидуллин Рәмис һәм мин, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы буларак, Кукмара районы Яныл авылына юл тоттык. Нигә дисезме? Кукмара районы аграр көллиятендә "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча республикакүләм техникум һәм аграр көллияте укучылары арасында...
-
Әтнә пенсия фонды әҗәтләрен җыя
Пенсия фонды район суд приставлары белән берлектә 12 майдан шәхси эшмәкәрләрдән вакытында түләнмәгән взносларны җыйнау буенча айлык игълан итте. Алар эшмәкәрләрнең өйләренә чыгалар, эш урыннарына рейдлар ясыйлар. Әлеге айлык кысаларында рейдлар нәтиҗәсе буларак эшмәкәрләрдән барысы 42700 сум акча җыелыган инде. Әҗәтле булучыларның әлеге чарага җитди караулары сорала. Шулай ук эшмәкәрлек...
-
Әтнә укучылары "Дуслык учагы"на җыелды
Район мәктәпләренең иң- иңнәре бүген Яңа Шашы авылы янындагы табигатьнең гүзәл почмагында "Дуслык учагы"н кабызды. Аланлык умарта күчедәй гөр килде. Кая карасаң да - палаткалар. Шунда ук уңчакларда шашлык кызды, казаннарда пылау пеште. Укучылар янып-пешеп берсеннән- берсе авыр сорауларга җавап эзләде, иҗатта үзен сынады. Көннең икенче яртысында спорт ярышлары башланып...
-
Әтнәдә – Бердәм дәүләт имтиханы: тик аңлавы авыр
29 май көнне саф татар районы саналган Әтнәдә рус теленнән БДИ бирделәр.
-
Сальмоноллездан сак булыгыз
Сальмонеллезны кисәтү чаралары Сальмоноллез - аерым микроблар китереп чыгара торган эчәкләр авыруы. Ул кешеләрдә дә, хайваннарда да була. Авыру ничек үтә? Бу чирнең клиник чоры төрлечә уза. Микроблар организмга эләкәннән соң берничә сәгать яки 2-3 тәүлектән соң корсакта авыру сизелә, укшыта, костыра һәм эч китә башлый. Кеше хәлсезләнә. Температура күтәрелә....
-
Әтнәдә – республика прокуроры
4 июнь көнне район прокуратурасы бинасында иртәнге 8.00 дән 9.00 гә хәтле республика прокуроры Илдус Сәет улы Нафиков гражданнарны кабул итәчәк. Үзегезне борчыган сораулар белән язмача алдан да мөрәҗәгать итү мөмкин.
-
Укучыларыбыз ижаты
Сөенәм һәм көенәм Авылыбызның гади генә баласы мин Бу тормышны бик яратам һәрбер ямен. Үзгәрешләр күреп шушы җирдә мин һәрвакыт Я сөенәм, я кайвакытта көенәмен. Мәдәният йортыбыз бар, дип мин сөенәм, Тик залы кечерәк шул - мин көенәм. Артистларның уйнаганын күреп мин сөенәм Тик аз булса тамашачы - мин көенәм....