Әтнәдә – Бердәм дәүләт имтиханы: тик аңлавы авыр
29 май көнне саф татар районы саналган Әтнәдә рус теленнән БДИ бирделәр.
Җәмәгать күзәтүчесе буларак, мин дә Олы Әтнә мәктәбенә юл тоттым. Иртәрәк килдем... Минем исәп белән генә иртәрәк булып чыкты. Иртәнге сәгать тугыз тулганчы ук, ак алъяпкычлы кызлар, костюмлы егетләр мәктәп ишеген чолгап алганнар иде. Бер читтә әти-әниләр, укытучылар күренде... Журналистның эше шул - төрле мизгелләрне хәтергә сеңдереп, соңыннан газета битләрендә чагылдыру. Өстәвенә быелгы БДИ башка елгылардан күпкә аерыла. Кабинетларда - видеокамералар, кергәндә үк "металлодетектор" аша үтәргә кирәк... Газетада менә шул соңгысы аша узучы егет яки кызны фотога төшереп бирсәк гаять уңышлы булыр иде дигән фикер белән, мәктәп бусагасын атладым. Департаменттан имтихан барышын күзәтергә килүчедән рөхсәт алырга уйладым. Минем янга үзе чыкмады, тик хәбәре килде: "Аккредитация үтмәгән булса, мәктәп эчендә бернинди фотога төшерүләр дә юк!" Бернишләр хәл юк, югарыдан шундый күрсәтмә төшкәч, нишлисең инде?
Оештыручылар балаларга "металлодетектор" аша узарга, тимер каешларны, тимер предметларны салып торып үтәргә кирәклекне һәм башка таләпләрне аңлаттылар. Боларны ишеткән бер егет укытучы апасына: "Апа, безне атарга алып бармыйлардыр бит", - дип куйды. Ә икенче берсе: "Бүген исән-сау биреп чыксам, мәктәптә X-XI сыйныфка кала күрмәгез дип киңәш итәм", - диде.
"Стационар металлодетектор"ның максаты террорчылыкка каршы көрәшү, мәктәпкә ул-бу алып кермәсеннәр өчен, дип аңлаттылар. "Балалар телефон алып кермәсен өчен түгел", - диделәр. Анасын орыйм, изге максаттан эшләнә икән бит! Ә бәясе саллы, белүемчә - 130 мең сум. Кабинетларда видеокамералар куелган диделәр. Анысына ук барып җитә алмадым, безне - 4 күзәтүчене җыеп, коридор сакларга билгеләделәр. Полиция вәкиле һәм бик матур - "организатор ЕГЭ вне класса" исемен йөртүчеләр дә биредә иделәр. "Бергәләп бәдрәф саклыйбыз икән", дип көлешеп каршы алдылар. Ә икенче яктан департамент вәкилләрен дә аңларга була: "җәмәгать күзәтүчесе" сыйныф бүлмәсенә кереп утырса, балаларга стресс булырга мөмкин икән бит!
Коридорда нишләп утырганнарны төшереп калдырып, укучыларның берәм-берәм БДИ тапшырып чыгуларын сурәтлим. Иске Өҗем мәктәбе укучылары алданрак чыктылар. Күзәтүләрдән чыгып әйтә алам, башка елларны да шулай иде. Бу юлы да беренче булып чыккан 5 укучының 3се шушы мәктәптән булды. Тәрәзәдән урам яхшы күренә: әнә, чыгуга ук бер егетне иптәшләре каршы алды. Яхшы биргән күрәсең, кочаклап ук алдылар. Әнә бер кыз бала чыкты да елап, иптәш кызының күкрәгенә капланды... "Котылдым!" дип, шатлыктан гына елыйдыр... шулай дип юрадык. Теге "металлодетектор" аша 123 кеше - 115 укучы һәм 8 төрле хезмәткәр эчкә узган идек. Шөкер, кирегә саный башлады. Кими торгач бер дистә тирәсе генә калдык: ул-бу хилафлыклар юк! Хәер, коридорда нәрсә булсын инде.
Урамга чыккач та БДИ турындагы фикерләр төрлелегенә тап булдым. "Нәрсәгә икән шулкадәр катылык? Әллә балалар югары уку йортына бушка керәләр диярсең?" "Төрмәдә дә шартлар болай ук катгый түгелдер..." "Бу бит бала психикасына гаять тискәре тәэсир ясый. Каш ясыйм дип, күз чыгармыйлармы инде"... Фикер төрлелеген тыңласаң, исең китәрлек. Укытучылар бакчасына да таш атучы булды. Бер ханым: "Башта ук балаларны телефонсыз һәм күчермичә БДИ бирергә өйрәтергә иде. Шуның өчен күпме акча алалар бит", - диде.
Кемнедер гаепләргә җыенмыйм, нәрсә күрдем һәм ишеттем, шуны яздым. Ахыр чиктә БДИ да туктаусыз эксперимент булудан туктап, җайлашыр. Әмма бүгенгесе катлаулы, аңлаешсыз... Кая без аңлыйк, әле югарыдагылар үзләре дә аңламыйлар бугай?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев