Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз ижаты

Сөенәм һәм көенәм Авылыбызның гади генә баласы мин Бу тормышны бик яратам һәрбер ямен. Үзгәрешләр күреп шушы җирдә мин һәрвакыт Я сөенәм, я кайвакытта көенәмен. Мәдәният йортыбыз бар, дип мин сөенәм, Тик залы кечерәк шул - мин көенәм. Артистларның уйнаганын күреп мин сөенәм Тик аз булса тамашачы - мин көенәм....

Сөенәм һәм көенәм

Авылыбызның гади генә баласы мин

Бу тормышны бик яратам һәрбер ямен.

Үзгәрешләр күреп шушы җирдә мин һәрвакыт

Я сөенәм, я кайвакытта көенәмен.

Мәдәният йортыбыз бар, дип мин сөенәм,

Тик залы кечерәк шул - мин көенәм.

Артистларның уйнаганын күреп мин сөенәм

Тик аз булса тамашачы - мин көенәм.

Юлларыбыз тигез, матур, диеп мин сөенәм,

Тик шул юлда чокыр-чакыр күреп мин көенәм.

Машиналар бик күп йөри - халкыбыз бай дип сөенәм,

Ә куярга урын юк бит -мин көенәм.

Кибетләр дә бездә бик күп,

Ниләр генә сатылмыйдыр - мин сөенәм,

Ә сыйфаты начар булса,

Яки кыйммәт - мин көенәм.

Чәчәкләрне күреп урамнарда:"Матурлык" ,- дип мин сөенәм,

Ә аларны таптасалар, юк итсәләр - мин көенәм.

Яңгыр яуса, кояш чыкса - мин сөенәм,

Ә корылык булса, яки җәен ташу акса - мин көенәм.

Менә шулай сөенеп һәм көенеп мин гомер итәм

Әкрен генә үземчәрәк дөнья көтәм...

Р. ХАЛИКОВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев