Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сальмоноллездан сак булыгыз

Сальмонеллезны кисәтү чаралары Сальмоноллез - аерым микроблар китереп чыгара торган эчәкләр авыруы. Ул кешеләрдә дә, хайваннарда да була. Авыру ничек үтә? Бу чирнең клиник чоры төрлечә уза. Микроблар организмга эләкәннән соң берничә сәгать яки 2-3 тәүлектән соң корсакта авыру сизелә, укшыта, костыра һәм эч китә башлый. Кеше хәлсезләнә. Температура күтәрелә....

Сальмонеллезны кисәтү чаралары

Сальмоноллез - аерым микроблар китереп чыгара торган эчәкләр авыруы. Ул кешеләрдә дә, хайваннарда да була.

Авыру ничек үтә?

Бу чирнең клиник чоры төрлечә уза. Микроблар организмга эләкәннән соң берничә сәгать яки 2-3 тәүлектән соң корсакта авыру сизелә, укшыта, костыра һәм эч китә башлый. Кеше хәлсезләнә. Температура күтәрелә.

Ул кемнән йога. Сальмоноллез микроблары чыганагы булып хайваннар һәм кошлар исәпләнә. Бактерия йөртүчеләр тышкы яктан сәламәт күренә. Микроб тизәк, бәвел һәм селәгәй дә бүлеп чыга.

Авыру ничек йога?

Саләмоноллез кеше организмына микроб белән йогышланган азык, су белән һәм авыру кеше, хайван белән аралашканда күчә.Бактерия йөртүче хайван ите һәм сөте, кош йомыркасы, балык йогышлануның төп чыганагы булып исәпләнә. Әзер ашамлыкларны чи продуктлар белән саклаганда, пешкән һәм чи продуктларны бер үк кухня инвентарьлары белән эшкәрткәндә дә микроблар күчәргә мөмкин. Йогышланган азык продуктларын яхшылап пешермичә ашау аеруча хәтәр. Шунысын да истә тотарга кирәк: йогышланган продукт үзенең төсен, тәмен һәм исен үзгәртми. Шулай ук ачык чыганаклардан да су эчмәгез!

Сальманоллездан ничек сакланырга?

  • Ветеринария контроле үтмәгән итне кулланмагыз.
  • Итне яхшылап пешереп яки кыздырып кына ашагыз.
  • Сөтне кайнатып кулланыгыз.
  • Кош йомыркасын кимендә 15 минут пешерегез.
  • Көнкүрештә суүткәргечтән яки кайнатылган су гына кулланыгыз.
  • Чи һәм әзер продуктларны аерым саклагыз.
  • Тиз бозылучан продуктларны салкында саклагыз.
  • Алдан әзерләнгән ризыкларны ашаганчы кайнату яки кыздыру шарт.
  • Ашамлыкларны кимерүчеләр кагылмаслык итеп саклагыз.
  • Шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәгез.
  • Авыру билгеләре беленү белән врачка күренегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев