Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәнҗеш

Битеннән агып төшкән куе кан тамчыларын сөртә-сөртә урамга атылды Җәүһәр. Гомере буе эчсә дә, иренең мондый кансызлыгын беренче мәртәбә күрүе иде аның. Каршысына китереп куйган кайнар ашны тәлинкәсе белән атып бәрде.

Ватык кыйпылчыклар эләгеп, хатынның кашын ярып төшерде."Мине агулап үтереп нишләмәкче буласың свулыч", диеп ярсудан сугып җибәрде. Җәүһәр үзе дә аптыраудан гаҗиз калды. Олы малайлары армиягә киткәнне көтеп кенә торган диярсең. Яклаучысыз калган хатынның чарасызлыктан башына үз-үземә кул салыйммы әллә, туйдым бу исеректән, дигән уйлар да килмәде түгел. Кече малае Әнвәрнең мәчет почмагыннан чыгып, укудан кайтып килешен күргәч, "Ай, Ходаем, балаларым хакына сабырлыклар бирсәңче, Тәңрем", дип сөйләнә-сөйләнә малае каршысына китте.

_ Улым, әйдә, Сәйдә әбиләреңә барыйк бүген, өйдә куна алмабыз ахырысы. Иртән эшкә киткәндә тавык шулпасы пешереп куй, бүген эчмим дигән иде.

_ Әнкәй, башта шәфкать туташы Зөһрә апага кереп яраңны бәйләтик, - диде баласы еламсырап.- Мин беркайчан да эчмэм, әни, ярыймы, син ышан миңа, - диде Әнвәр пышылдауга күчеп.

_ Ай, улым, балам, Ходау тәүфыйкларыңны гына бирсен инде, ярый әле син бар юатырга. Абыең булмагач, икебезгә генә авыррак шул.

Төне буе буран котырды. Җәүһәрнең күзенә йокы кермәде. Ире Зарифның соңгы арада бер дә айнымыйча эчүеннән аптырап, аны ничек туктатырга диеп баш ватты. Ике улын үстереп , кеше итәсе, олы тормыш юлына бастырасы бар. Мондый исерек ата белән туйлар уздыру да адәм көлкесенә калу булыр микәнни. Бөтен булган савыт-сабаларны кырып бетерде. Өйдәге кирәк-яракны алып чыгып сатып, я булмаса аракыга алыштыра. Көн саен иртән "Бүген эчмим", диеп әйткән ялган антлардан тәмам туеп, гаҗиз булды хатын.Өйдәге бетмәтөкәнмәс мал-туары фермасындагы эше дә Җәүһәр өстендә булды. Аңа кеше төсле бәхетле булып яшәргә язмаган, күрәсең. "Ходаем акылына китерсәңче, эчүләреннән туктаса иде", дип төне буе Ходайга елый -елый ялварды. Соңгы тапкыр кайчан күзгә күз карашып, сөйләшүләрен дә хәтерләми инде Җәүһәр, булдымы икән соң ул андый сөйләшүләр, хәтерләми дә инде. Аек вакытта горур, баш бирмәс иде. Шуңа күрә кушаматы да "Күркә Зариф" булды. Тәкәбберләнеп йөрүеннән гайрәте чигеп, кеше дә аның белән аралашмас булды. Үзе кебек исерек әшнәләре арасында гына авторитеты югары иде. Чөнки ул аракы табып сыйлаучы.

Сәйдә карчык - Җәүһәрнең бертуган абыйсының хатыны. Абыйсы Чернобыль атом станциясендә эшләп, нурланыштан интегеп үлде бичара. Сәйдә авылга кайтып төпләнде.

Кырык яшен тутырып килүче "Күркә Зариф"ның "Син авылның иң чибәре бит, матурым, яратам сине, чык миңа кияүгә"дип сайравыннан туеп, аның кем икәнен дә белеп бетермичә, яратмаса да кияүгә чыгып куйды. Читтән торып укуын да ташлады. Ирем таяначым булыр, - диде. Якты матур хыяллар белән янды. Күп тә узмады авырга да узды. "Ул туса Дамир, кыз булса Дамирә кушарбыз" дип, исемнәр дә уйлап куйды. Шул кичне үк күзләрен акайтып, Зариф исереп кайтты. "Бернинди Дамирә юк, малай кирәк миңа ", дип, өстәл төеп кычкырды. "Кыз тапсаң, кайтып керәсе булма", дип мыгырданып, өстәл өстенә башын куйган килеш йоклап китте. Ярый әле кайнанасы аңлый торган карчык булып, соңгы көненә кадәр булышып яшәде. Улының эчеп кайтып, хатынын җәберләвенә бик хурлана иде. "Балама дөрес т әрбия бирмәгәнмен, кайда ялгыштым соң", дия иде мәрхүмә.

Олы баласын табып, ун ел вакыт узгач кына икенче баласын табарга кара кылды Җәүһәр. Бәлки кыз булыр, үземә ярдәмче үсәр", дип өметләнде. Тик исерек ирдән качып, авырлы килеш салкын мунчаларда, сарайларда катып басып торуның ахыры начар тәмамланды. Җәүһәр баласын вакытыннан алда , бик авырлык белән тапты. Аңын югалкан хатынны берничә мәртәбә үлем тырнагыннан йолып калдылар. Кан китүләрне туктатып кабат-кабат кан салдылар. Тынычлап күтәрмәгәч, улы Әнвәр дә көйсез, елак булып үсте. Берничә елдан баланың авыру икәнлеге дә ачыкланды. Кеше сүзеннән куркып, тешен кысып аерылмый түзеп яшәде ул. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, балалары буй җитте, армиядә хезмәт итеп кайтып өйләнеп, районга барып урнашты. Кечесе мәктәпне тәмамлый.

Хатын иртән өендәге терлекләрне ашатып керешенә, ире ухылдап идәндә тәгәрәп ята. Баш төзәтергә акча сорап артистлана икән тагын дип, Җәүһәр күз генә ташлады да, фермага эшенә чыгып китте. Кайтышына да иренең һаман шулай тәгәрәп ятканын күреп, больницага илтте. Төрле яклап тикшергәннән соң, шәһәр больницасына юллама бирделәр табиблар. Кала табибларының өч сәгатьтән артык ясаган операция дә өметләндерерлек булмады. Хирургның: "Бик соңга калгансыз. Яман шешнең соңгы стадиясе. Булырлык түгел"- дигәне генә колакта яңгырады. Айлар буе урын өстендә яткан коры сөяк белән тирегә калган бу адәмне берәү дә "Күркә Зариф" дип танымас иде.

Гомеренең ахыры якынлашканын сиздеме, тонык күзләре эчкә баткан ир хәлсез куллары белән Җәүһәрнең кулларын тотты. "Гомер буе сине кимсетеп, анамны җәберләп яшәдем. Ходай миңа җәзасын бирде. Гафу итә алсаң гафу ит инде, җаным"- дип ярым пышылдап хатынының кулыннан сыпырды. Йәрәге әрнүдән, гомернең узганына үкенүдән күзләренә килгән яшьләрне иренә күрсәтмичә, " Ярый, Зариф, мин гафу итәм, күп сөйләшмә, хәлең китәр", дип тәрәзәгә төбәлде.

Бу аларның соңгы сөйләшүләре, хушлашулары иде. Ир төнне чыга алмады. Алмагачлар чәчәк аткан иртәне Зарифны җир куенына иңдерделәр. Кеше рәнҗетмә үзеңә төшәр, коега төкермә суын эчәрсең" дигән борынгылар сүзе хак, ләбаса. Аңларга гына теләмибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев