Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс " матчына билет бүләк итеп, Айгөл Хәйруллинаның теләген үтәде

ТР Президентының бәйрәм бүләге.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда яшәүче Айгөл Хәйруллинага «Ак Барс» уенына билет бүләк итте.

«Ак Барс» Магнитогорскидан «Металлург» командасына каршы уйнады.

    Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе» бәйгесе  җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасында чыршыдан  теләкләр язылган открыткалар алган иде.  Әлеге теләкләр акциясе  2014 елда старт алып, «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән берлектә оештырылды.

Символик  шайба ыргытуда  катнашып,  уеннан соң Айгөлгә   Казан клубы хоккейчылары белән аралашу бәхете дә  насыйп булды.

 Исегездәдер, декабрь аенда  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов яшь татарстанлыларның берничә яңа ел теләкләрен үтәгән иде инде.  Казаннан 11 яшьлек Әмирхан Садыйков вертолетта очып карады, ә Алабугадан алты яшьлек Данис янгын частендә булды. Ә Яңа ел алдыннан Нурлатта яшәүче җиде яшьлек Кирилл ТР Президентыннан  планшет алды.

Мәгълүмат https://www.tatar-inform.ru/news/sport/07-01-2020/minnihanov-ispolnil-novogodnee-zhelanie-devochki-podariv-ey-bilet-na-match-ak-barsa файдаланып әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев