Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов унике ел эчендә рекордлы күләмдә уңыш җыеп алынганын әйтте

Рөстәм Миңнеханов республикада иң яхшы хуҗалыклар исемлегендә Актаныш, Азнакай, Буа хуҗалыкларын атады.

Республикада унике ел эчендә рекордлы күләмдә - 5,4 млн тонна бөртеклеләр уңышы җыеп алынган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Авыл хуҗалыгы — икътисадның мөһим тармагы. 2020 ел уңышлы булды», — диде Президент. Ул Әтнә районы урып-җыюны беренче булып төгәлләгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов республикада иң яхшы хуҗалыклар исемлегендәге Актаныш, Азнакай, Буа хуҗалыкларына алкышлауны сорады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Президент аграр тармакта техник модернизация нәтиҗәсендә авыл хезмәтчәненең терлек азыгы хәстәрләү буенча эше җиңеләйгәнен билгеләп узды.

«Соңгы елларда шәхси хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм чаралары күрсәтелә. Фермер хезмәте җиңел түгел. Алдагы ун еллыкта тагын да үстерү турында уйларга кирәк. Хакимият органнары инициативалы фермерларга теләктәшлек күрсәтергә тиеш», — диде Миңнеханов һәм авыл халкының эшлеклелек активлыгы семинарлары дәвам итүен теләде. 

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/official/24-09-2020/r-st-m-mi-nehanov-unike-el-echend-rekordly-k-l-md-ge-u-ysh-yep-alynganyn-ytte-5773920

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев