Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рус теле һәм әдәбияты атналыгы

...“Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,” – дигән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай.

Айсылу Нәҗмиева,        Бәрәскә мәктәбе  
Безнең Бәрәскә урта мәктәбе укучылары да, бик теләп,  рус теле һәм әдәбияты фәнен өйрәнәләр. Узган атнада мәктәпнең урта һәм югары сыйныф укучылары арасында “Рус теле  атналыгы” узды.
Атналык кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Һәр көн кызык һәм эчтәлекле булды. Дүшәмбе линейкасында 10 сыйныф укучылары атналыкның программасы белән таныштырдылар. 5 һәм 6 сыйныф укучылары өчен  рус  теле буенча КВН уздырылды.  10 сыйныф укучылары  “Әсәрне таны” (“Угадай произведение”) уенында үзләрен рус  әдәбиятын яхшы белүчеләр буларак күрсәттеләр. Әсәрдән өзекләр, геройларын, истәлекле вакыйгаларны искә төшерделәр. 6 сыйныф укучылары арасында уздырылган “Әдәби сукмаклар буенча” (“По  литературным  тропинкам”) исемле сыйныфтан тыш чарада 6 сыйныф кызлары малайларга караганда өлгерлек күрсәтте. Портретлардан язучыларны тану, шигырьләрне дәвам итү, иллюстрацияләрдән әсәрне әйтү укучылардан белем һәм кызыксыну таләп итте. Ә менә 7 һәм 8 сыйныф укучылары “Тылсымлы тартма” (“Волшебная  шкатулка”)   викторинасында  катнашып, үзләренә бик күп ачышлар ясадылар, белемнәрен барладылар.
Атналык барышында укучылар рус теле серләрен ачу белән беррәттән, үзләре коллективта бер-берсен  аңлап, тыңлап,  бердәм булып эшләргә өйрәнделәр.  
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев