Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Селедка" балыгын тозлыйбыз - ашап туймалы түгел

Кибеттән алган балык я артык тозлы, я төчерәк буламы? әйдәгез, үзебез тозлап карыйбыз.

Җиңелчә тозланган "Селедка" балыгы.1 килограмм свежий "селедка" яки скумбрия балыгы алабыз. Башын алып ташлыйбыз. Балыкны  чәнти бармак кадәр бүлемнәргә бүләбез. Суганны божралап турыйбыз. Берәр литрлы ике банкага бер рәт балык, аның өчстенә бер рәт суган, тыгыз итми генә салып чыгабыз.Өченче банкада( шулай ук бер литрлы) рассол әзерлибез. 800 грамм кайнаган салкын су алабыз. Аңа 40 грамм шикәр комы салабыз. 40 грамм тоз, 40 грамм 9 процентлы уксус өстибез.Яхшылап болгатабыз һәм рассолны ике банкага тигезләп салабыз. Капкач белән ябып, яхшылап болгатабыз һәм 6 сәгатькә суыткычка куябыз.Вакыты җиткәч, рассолны төбендә бераз гына калдырып, суын сыгабыз, симәнке мае өстибез.Бәрәңге белән бер дигән - эшләп карагыз. 

Фото: pixobau.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев