Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шашлык кыздыру тарихта калачак

Русиядә 2021 елның 1 гыйнварыннан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керә.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк яңа кагыйдәләр буенча шәхси йортлар территориясендә яфраклар, ботаклар яки чүп-чар яндырыру, учак ягу өчен штраф яный.

"Торак пунктларның гомум кулланыштагы җирләрендә, шулай ук торак пунктлар территорияләрендә урнашкан шәхси йортлар территорияләрендә ачык ут яндыру, махсус билгеләнгән һәм моның өчен җиһазландырылган урыннардан тыш, ризык әзерләү өчен учак ягу, шулай ук чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны, материаллар яки эшләнмәләрне яндыру тыела".

Хәзерге вакытта гамәлдә булган янгынга каршы режим кагыйдәләрендә учак ягу һәм үлән, чүп яндыру торак пунктларның гомум кулланыштагы җирләрдә генә тыела иде.

Тагын бер яңалык - торак йортлар, күчемсез милек объектлары һәм бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәте объектларына якын гомум файдаланудагы территорияләрдә янучан калдыклар ташлау урыннарын тыю. Хәзерге вакытта гамәлдә булган янгынга каршы режим таләпләрендә мондый норма юк.

Закон бозган гражданнар өчен 2 меңнән алып 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Янгын чыккан очракта штраф суммасы 5 мең сумга кадәр артачак.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Shashlik-kizdiru-tarihta-kalachak-582256/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев