Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штрафлар күләме артырга мөмкин

Автомобиль йөртүчеләр өчен кайбер штрафларны арттыру турындагы тәкъдим Гомумроссия Халык фронтында яңгырады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива авторлары кызыл утка йөргән өчен штраф күләмен биш тапкыр арттырырга тәкъдим иттеләр. Инициатива авторлары фикеренчә, кызыл утка йөргән өчен җәза бер мең түгел, ә биш мең сумга бәяләнергә тиеш. Ялган номерлар куйган өчен штрафны ике мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Шулай ук пычрак номерлар өчен штраф күләмен киметергә һәм начар һава торышы булганда кисәтү белән чикләнергә тәкъдим ителә. Тизлекне арттырган өчен штрафлар түбәндәгечә бәяләнде. Торак пунктта: —сәгатенә 40-60 километр — ике мең ярым (хәзер 500), кабат бозу-биш мең; - сәгатенә 60 километрдан артык (хәзер мең ярым) яки дүрт айдан алты айга кадәр хокуктан мәхрүм итү, кабат бозу — 15 мең. Торак пункттан читтә: - сәгатенә 40-60 километр — ике мең ярым; - сәгатенә 60 километрдан артык-биш мең. Исерек хәлдә булган велосипедчылар өчен биш мең сум штраф кертү тәкъдим ителде.
Тулырак мәгълүмат: http://zainsk-inform.ru/news/news/v-rossii-mogut-uvelichit-razmer-avtomobilnykh-shtrafov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев