Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СИРЕНАЛАР КЫЧКЫРА

Иртәгә бөтен Татарстанда халыкны хәвеф-хәтәр турында кисәтү системаларын тикшерәләр.

Дөресрәге, планлы рәвештә, республикада халыкны кисәтүнең автоматлаштырылган системасын техник яктан тикшерәләр. Ничек эшли, өзеклекләр юкмы, нинди халәттә? Шул ук вакытта халыкның мөнәсәбәте нинди булуын да белеп тору кирәк.

Тикшерү республиканың барлык районнарында да иртәнге сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр уза. Бу хакта Гадәттән: тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Сирена сигналын ишетеп, каядыр к,ачарга кирәкми. Бу бары тик "Игътибар!" дигәнне аңлата. Сигнал тавышын ишеткәч, телевизор, радиоларны кабызып, аларда әйткәнчә эшләргә кирәк. Шуны онытмагыз, бу бары өйрәнүләр генә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өйрәнү