Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөт саву һәм сатуда Әтнә районы алдынгылыкны бирми!

Бер баш сыердан сөт савып алу һәм дәүләткә сату буенча Әтнә районы алдынгылыкны бирми.

Район хуҗалыкларында һәр сыердан уртача 16,9 килограмм сөт савалар. Бездән соң урнашкан Сабада - 16 килограмм. Ә республика буенча уртача 11 килограмм тәшкил итә. Тулай савым буенча да без - "беренче бишлек"тә!
Элеккечә үк "Шахтер" сокландыра, биредә бер сыердан уртача савым 22 килограммнан артык. "Ленин" исә алдагы елдан 5,94 килограммга артык сөт сава. "Ташчишмә" дә уртача савымны 1,66 килограммга арттырып, сводкада өченче булып урнашты. Ә район буенча алсак, узган елгы күрсәткечтән уртача 2,55 килограммга артык сөт савабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт