Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сулкылдый йөрәк, сыкрый

Олы Мәңгәр авылының Шәрипов Рәхим һәм Гәфифә гаиләсендә алтынчы бала булып туган Альберт шат күңелле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан, кызыксынучан булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә, фотога төшерү белән мавыга, мәктәп тормышында актив катнаша. Яхшы укучы, актив баланы «Артек» пионерлагерына юллама белән дә бүләклиләр. Чаңгы шуганда аягын сындыра, ул тиз генә төзәлми....

Олы Мәңгәр авылының Шәрипов Рәхим һәм Гәфифә гаиләсендә алтынчы бала булып туган Альберт шат күңелле, хәрәкәтчән, белемгә омтылучан, кызыксынучан булып үсә.
Спорт белән шөгыльләнә, фотога төшерү белән мавыга, мәктәп тормышында актив катнаша. Яхшы укучы, актив баланы «Артек» пионерлагерына юллама белән дә бүләклиләр.
Чаңгы шуганда аягын сындыра, ул тиз генә төзәлми. Военкомат линиясе буенча комиссия торганда аңа аякларыңда ревматизм башлангычы дигән диаг­ноз куялар. Җәйләрен колхозда авыр эшләрдә дә эшләргә туры килә, шуның нәтиҗәседерме, ул йөри алмас хәлгә килә. Сөяк туберкулезы дигән ялгыш диагноз белән аның башта бер аягын, аннары икенчесен дә гипска катырып куялар. Егет бер ел буе гипс­та ята, буыннары катып, 30 елга якын гомерен урын өстендә үткәрергә мәҗбүр була. Соңыннан гына аңа савыгу өчен гипс түгел, хәрәкәт кирәк булганлыгы ачыклана. Кешенең язмышын Аллаһы Тәгалә генә түгел, Гиппократ анты биргән, ләкин керсез ак халатны кияргә тиеш булмаган булдыксыз табиблар да билгели икән.
Альбертның хәрәкәтсез яткандагы кичерешләрен күз алдына китерүе авыр. Егет кулына каләм ала, уй-кичерешләрен шигъри юлларга сала. Акрынлап каләме үткенләнә, район, республика матбугатында шигырьләре басыла башлый. Дөнья күргән иҗат җимешләрен күрү аңа яшәргә көч, яшәү мәгънәсе бирә.
Их, йөрсәләр аяк-кулларым,
Каләмен, кәгазен атып бер читкә
Кулларым белән эшләр идем эш,
Тирләр чыгарып мин биткә.
Тагын күпме сузылыр бу? -
Чикләнгән сызыгы юк.
Гомер уза,
Йөрәк сыза,
Яшәүнең кызыгы юк.
* * *
Саный идек торналарны
Очкан чакта тезелеп.
Санаганда чылбырлары
Китә иде өзелеп.
... Безне соң кемнәр санады? -
Юлыбыз аерылган.
Парлашып очар өчен
Канатлар каерылган.
Беркем түгел, санаганбыз
Үзебезне үзебез.
Йөрәкләрдә кан-җәрәхәт,
Яшьле бүген күзебез.
* * *
Тагын шушы халәт җанда,
Кайчак әллә ни була.
Сулкылдый йөрәк, сыкрый тән,
Күзләргә яшьләр тула.
Моңлан гына, зарлан гына,
Сәбәбе дә табыла.
Бу дөньяның бар ачысы,
Сиңа гына кагыла.
Башларда да авыр уйлар,
Эшкә бармый һич тә кул.
Алып чыксаң син чыгасын,
Акыл, акыл кырыс бул!
Альберт 1998 елның 18 мартында безнең арабыздан китте. Аны туганнары гына түгел, бөтен Мәңгәр халкы юксына. Ләкин үзенең шигырьләре аша ул безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев