Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Татарстан Республикасында пандемия чорында барлыгы 51 кеше коронавирустан вафат булды.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике хатын-кызның үлүе расланган, дип хәбәр итә ТРда коронавирус буенча Оператив штабның матбугат хезмәте.

1969 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче бер ханым 7нче номерлы хастаханәнең инфекция базасында авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар пневмония белән вакытлыча йогышлы госпитальгә озатыла. Covid-19 булу лаборатория тикшеренүе нәтиҗәсендә ачыкланган. Хроник авырулар бар. Үлем 15 июньдә кискен респиратор җитешсезлеге нәтиҗәсендә килеп чыга.

1945 елда туган Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер ханым, ике яклы полисегментар учак вируслы пневмония билгеләре белән,  больницага китерелә. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәл катлауланды. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. Үлем 31 июль көнне була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев