Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын ике кеше вафат

Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

 

Посещали дилера LADA?
Поделитесь, пожалуйста, своими впечатлениями. Опрос займет всего минуту.
lada.ru

Бүген, 17:13
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды
Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

Татар-информ архивы

Посещали дилера LADA?
Поделитесь, пожалуйста, своими впечатлениями. Опрос займет всего минуту.
lada.ru

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Пациентның хроник авырулары аркасында хәле начарланган.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Ә 1962 елда туган ир-атны ике яклы пневмония белән Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Авыруның йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле проблемалары булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

2020 елның 10 октябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.
 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-10-2020/tatarstanda-tagyn-ike-keshe-koronavirustan-vafat-buldy-5777855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев