Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Талашырга вакыт булмады”... "Әтнә таңы"

Һәркемгә дә үрнәк булырдай, тырыш, булган гаиләләр күп бездә. Күп еллар иңне- иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып сабыр гына гомер итүчеләр арасында гаиләләре белән бер максатка хезмәт итүчеләре дә юк түгел. Олы Мәңгәр авылында яшәүче Зәбидә һәм Рәүфҗан Закировлар гаи­ләсе әнә шундыйлар­дан. Рәүф абый район хал­кына газетабызда ба­сы­лып чыккан мәкалә-хикәяләре...

Һәркемгә дә үрнәк булырдай, тырыш, булган гаиләләр күп бездә. Күп еллар иңне- иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып сабыр гына гомер итүчеләр арасында гаиләләре белән бер максатка хезмәт итүчеләре дә юк түгел.
Олы Мәңгәр авылында яшәүче Зәбидә һәм Рәүфҗан Закировлар гаи­ләсе әнә шундыйлар­дан. Рәүф абый район хал­кына газетабызда ба­сы­лып чыккан мәкалә-хикәяләре белән генә түгел, күп еллар хокук сагында куйган хезмәте белән дә яхшы таныш. Ул үзе Югары Сәрдә авылы егете. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, өч ел флотта хезмәт итә. Балтыйк диңгезеннән баш­­ланган хезмәте Кара диң­гездә тәмамлана. Армия­дән соң Арча райо­нының Утар Аты авылы мәктәбендә укучыларга башлангыч хәрби хезмәт белемен укыта башлый. Читтән торып Казан Дәүләт Педагогия инс­ти­тутының география факультетына укырга керә. Насыйп яры Зәбидә белән дә әнә шул мәктәптә таныша ул. Саба районының Курсабаш авылы кызы шул ук мәктәп интернатында тәр­бияче булып эшли. 1975 елда яшьләр өйләне­шәләр.
Күрше Наласа авылында мәктәп ачылгач, мәк­тәптә балалар саны кими. Бу исә укытучыларның да эш сәгатьләре кимүгә китерә. Озак уйлап тормый Рәүф абый, бүтән эшкә - милициягә күчә. Ә 1980 елда участок инспекторы булып Олы Мәңгәргә кайта. Зәбидә апа авылның элемтә бүлеген җитәкли. Биредә яшь гаиләне йорт белән тәэмин итәләр. Гаилә димәктән, ул да ишәйгән була инде. Уртак тормыш­ларына ямь биреп олы кызлары Зәлия, аннары Рания туа. Өченче кызлары Райләне бирегә күчкәч алып кайталар. Тормыш акрын гына дәвам итә.
Әтнә мөстәкыйль район булып яши башлагач, Рәүф абый биредә милиция бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Кабат укырга керә - бу юлы инде Казан юридик институтында читтән торып белем ала. Кызлар да бер - бер артлы үсеп җитеп, югары уку йортларында белем ала башлыйлар. Картайган көннәрендә терәк булыр дип дүртенче балага да тәвәккәллиләр. Төпчекләре Рамазан да чын мәгънәсендә җиткән егет инде.
Кызлар әйбәт кенә югары уку йортларын тәмамлыйлар. Язмышлары шулай буламы, әллә үзләренең теләгеме - урау юллар аша һәркайсы әтиләре һөнәренә килә. Зәлияләре - Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча коррупциягә каршы көрәш һәм экономик җинаятьләр куркынычсызлыгы идарәсе хезмәткәре, полициядә инде 14 ел. Ранияләре - Казанның "Заречье" полиция бүле­гендә оператив кизү торучы. Райлә - Арча шәһәрендә суд приставы булып эшли. Рамазан армиядә полиция полкында хезмәт итеп кайтып, бүгенге көндә читтән торып Правосудие академиясендә белем ала. Һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, кызлар гаиләле, балалар тәрбиялиләр. Рәүф абый белән Зәбидә апаның барысы алты оныгы бар. Бергә гомер итә башлауларына да дүрт дистәдән артык вакыт узып киткән.
- Гомер буе икең бер булып яшәүнең, җәмгыятькә лаеклы, күпләргә үрнәк булырдай балалар үстерүнең сере нәрсәдә? - дип кызыксынам Рәүф абыйдан. «Безнең талашырга вакыт булмады», - дип көлемсери ул. - Мин эштән кайтып кермәдем, балалар күбрәк әниләре белән булдылар. Балаларыбызның бүгенге уңышлары - иң беренче чиратта әниләренең тырышлыгы.
Рәүф абый да, Зәбидә апа да лаеклы ялда хәзер. Гөлбакча арасында, зур, иркен йортларында матур гына гомер кичерәләр. Йөзләре ачык, күңелләре киң. Күпсанлы балалары, оныклары еш кунак аларда. Һәркайсына җылылары җитә. Алар өчен киңәшче дә, олы терәк тә алар. Узган юллары матур, киләчәкләре дә куанычлы булсын иде. Шулай булсын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев