Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАТАР ЯЗУЧЫСЫ ФАТИХ ӘМИРХАН - СМАРТФОННАРНЫҢ УЙЛАП ТАБЫЛАСЫН БЕРЕНЧЕ БУЛЫП ӘЙТКӘН ФАНТАСТ?

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА Фото: Рамил Гали Замана казанышларының - су асты көймәсе, атом бомбасы, башка әйберләрнең барлыкка киләсен алдан фаразлаган фантастларның исемнәрен бөтен дөнья белә. Әмма смартфоннарның барлыкка киләчәген беркем дә фаразлый алмаган дигән фикер дә бар. Әмма ни кызык - смартфон Фатих Әмирханның 1909 елда язылган "Фәтхулла хәзрәт" әсәрендә...

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали
Замана казанышларының - су асты көймәсе, атом бомбасы, башка әйберләрнең барлыкка киләсен алдан фаразлаган фантастларның исемнәрен бөтен дөнья белә. Әмма смартфоннарның барлыкка киләчәген беркем дә фаразлый алмаган дигән фикер дә бар. Әмма ни кызык - смартфон Фатих Әмирханның 1909 елда язылган "Фәтхулла хәзрәт" әсәрендә тасвирлана. "Татар-информ" хәбәрчесе смартфон һәм видеоэлемтәне беренче булып тасвирлаган татар язучысының фаразы ни өчен дөнья күләмендә танылмаган икәнен аңларга тырышты.

Бөек язучыларда алдан күрү сәләте була дип әйтәләр. Мәсәлән, үз әсәрләрендә киләчәктәге әйберләрне алдан фаразлаган кайбер авторлар:

Жюль Верн "Двадцать тысяч лье под водой", 1869 - су асты көймәсе; Артур Кларк "Город и звезды", 1956 ел - онлайн компьютер уеннары; Герберт Уэллс "Освобожденный мир", 1914 ел - атом бомбасының шартлавы;

Герберт Уэллс "Когда спящий проснется", 1899 ел - автоматик ишекләр; Герберт Уэллс "Война миров", 1898 ел - лазер; Рэй Бредбери "451 градус по Фаренгейту", 1950 ел - наушниклар;

Роберт Хайнлайн "...А мы еще выгуливаем собак", 1941 ел - кесә телефоны; Александр Казанцев "Купол надежды", 1980 ел - ясалма ашамлык ясаучы лаборатория; Александр Беляев "Звезда КЭЦ", 1936 ел - беренче тапкыр кешенең галәмгә аяк басуы.

Кәрәзле телефонны беренче тапкыр 1910 елда Америка журналисты Роберт Слосс сурәтли, смартфон исә 1941 елда Роберт Хайнлайнның әсәрендә фаразлана дигән фикер әйтелә. Әмма татар язучысы Фатих Әмирхан смартфон, видеоэлемтәне бу кешеләргә караганда алданрак фаразлый.

1909 елда язылган «Фәтхулла хәзрәт» повестендә 1950 елгы Казан тормышы тасвирлана. 42 ел җир астында ятып, үлеп терелгән Фәтхулла хәзрәт заманча җәмгыять шартларында яши башлый. Әсәрдә автор фән-техника һәм мәдәният ягыннан күпкә алга киткән җәмгыятьне сурәтли: очып йөри торган һава көймәсе, көзгеле телефон, адәм кыяфәтендә салынган йортлар, канат куеп очып йөрүче кешеләр, үлгән кешене терелтү тәҗрибәләре һәм башкалар.

Фатих Әмирхан күзаллавындагы киләчәк:

Көзгедән ясалган биналар



Көзге белән тышланган биналар хәзерге вакытта да гаҗәпкә калдыра. Фатих Әмирхан шундый йортлар булачагы турында 1909 елда яза.

"Урамдагы зур-зур пулатлар, бөтенләй көзгедән ясалган зиннәтле сарайлар һәм аларның салыну рәвешләре Миңлесылу кодачаны бөтенләй хәйран калдырды".

Кеше сурәтендә салынган биналар


Фатих Әмирхан фаразлавынча, 1950 елда кеше кыяфәтендәге йортлар салыначак. Мондый йортлар, сирәк кенә булса да, дөньяның кайбер илләрендә инде бар.

"Тәрәзәләргә каршы сузылып киткән чиксез озын урамның арырак бер җирендә адәм кыяфәтендә салынган бик зур бер йорт күренеп тора иде. Бу «адәмне» күргәч, Миңлесылуның коты очты, тезләре тетри бантлады, кычкырырга теләде, кычкыра алмады. Аның башына бу «адәмнең» Гуҗ бине Гонык булучылыгы, тиз көннән дәрьяларның суларын эчеп бетерәчәклеге, бөтен шәһәрнең ризыгын ашап бетерәчәклеге килде."

Электрон уенчыклар

Фатих Әмирхан бүген һәр кибеттә диярлек булган электрон уенчыкларны тасвирлаган.

"Бакча чын-чын бакча: агачлар үсеп торалар, исләре белән бөтен әтрафны каплаганнар, аларның ботакларында гаҗәеп тавышлы, гаҗәеп төстәге электрик кошлары гаҗәеп көйләр сайрыйлар иде".

Вертолет



Фатих Әмирхан "һава көймәсе" турында яза.

"Бу вакытта хәзрәтнең колагына музыка тавышы ишетелә башлады. Хәзрәт, шул якка карап, ерактан бик зур, алты-җиде йөз кеше төягән бер һава көймәсе килгәнен күрде. Көймә озакламады, боларга якынлашты. Аның эчендә йөзләп адәм быргылар белән «Һава маршы» көен уйныйлар иде". "Хәзрәтләрнең көймәсе өйләренә килеп җитте. Мосафиләребез дә өй өстендәге балконга туктап төштеләр".

Моны язучының фаразы дип тә, ул заман казанышлары белән хәбәрдар булган дип тә әйтеп була. Беренче вертолет 1907 елда Франциядә сынала, әмма ул бары тик XX гасырның урталарында гына киң кулланылышка керә.

Фронталь камералы смартфон


Фатих Әмирхан 1909 елда ук фронталь камералы смартфоннарны сурәтли.

"Кайсы байның хәләл җефетләре икән бу сылу абыстайлар? - дип әйтеп өлгермәде, үзенә якын гына бер җирдә җиңелчә генә звонок тавышы ишетте. Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады.

Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөйләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

- Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? - дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде".

Кәрәзле телефон 1957 елда барлыкка килә. Фотокамера урнаштырылган телефоннар 2000 елларда гына кулланылышка керә.

Онлайн видеоэлемтә



Фатих Әмирхан хәзерге заман өчен бик гадәти булган видеоконференцияләрне сурәтли.

"Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ул тавышның кайдан килгәнлеген уйлап өлгерә алмады, күз алдындагы, стенага ябыштырылып куелган пыяла аркылы бер яшь егетнең илтифатсыз гына басып торганлыгын күрде (бу пыяла, егерменче гасыр уртасының телефон көзгесе булып, сөйләшә торган кешене бөтен гәүдәсе белән күрсәтә һәм белмәгән кеше бу пыяла күрсәткән нәрсәне чын кеше дип уйларлык итеп күрсәтә иде).

...Хәзрәт егеткә суккан минутта телефон көзгесе, чәлпәрәмә килеп, йөз кисәккә ватылды; егет юкка чыкты; телефон чыбыкларының башлары чыжылдап зәңгәр сыман ут чәчеп тора башладылар.

Видеоконференция (чыбыклы телефон ярдәме белән) беренче тапкыр 1947 елда, СССРда телевидение фәнни-тикшеренү институтында сынала. Телефоннарда массакүләм рәвештә бары тик 1999 елда гына тарала башлый.

Очып йөрүче кешеләр

Фатих Әмирхан фикеренчә, кешеләр очып йөрү сәләтенә ия булачак:

"Бу вакытта тәрәзә алдыннан ясалма канат куйган ике егет һәм ике кызның очып үтеп барышларын күреп, үзенең утырган бүлмәсен җәннәт сарае булырга кирәк дип уйлады һәм, гаять куанганлыгыннан, тыраклап сикерергә тотынды".

Ричард Браунинг үзе уйлап тапкан костюмда 2017 елның 28 сентябрендә сынау уза. Сәгатенә 50 км тизлектә очып, Гиннесның рекордлар китабына эләгә.

Үлгән кешеләрне терелтү - әлегә тормышка ашмаган фараз

"Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» - дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады".

Фатих Әмирханның бу әсәре ни өчен танылмаган?

Фатих Әмирхан ни өчен танылган фантаст язучылар кебек дөньякүләм дәрәҗәдә ни өчен танылу ала алмаган? Бу сорауны без язучының әсәрләрен өйрәнгән язучыларга юлладык.

"Фатих Әмирханның фантаст буларак таныла алмавына без үзебез дә гаепле"

Филология фәннәре кандидаты, доцент Таһир Гыйлаҗев:

- Без Фатих Әмирханның фантаст буларак танылмау мәсьәләсендә күпмедер күләмдә үзебез дә гаепле. Гади халык тормышын, тормыш төбендә яшәүчеләрне, авыл хәерчеләренең тормышын сурәтләү аркасында 1920-1930 елларда Фатих Әмирхан нык «кыйнала».

Фатих Әмирхан шәһәр тәрбиясе алган шәхес. Гәрчә мулла баласы булса да, ул бик нык икътисадны, тарихны, җәмгыятьләр алмашын, аларның аспектлары ни дәрәҗәдә төп роль уйнаганын белгән. Бакый Урманче язучыны Европага йөз тоткан даһиларның берсе дип бәяли.

Аның биографиясенә күз салыйк: ул шаулап торган яшьлек вакытында коляскага беркетелгән булып кала. Бу аның өчен олы фаҗига. Әмма ул гомер буена көчле шәхес булып кала. Мин аның хатларын, мәкаләләрен, әсәрләрен укыдым. Бер генә язмасында да төшенкелеккә бирелү юк. Ул аның шәхесенең көчле булуымы, язмышы белән килешүеме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән язмышны кабул итүеме икән... Ул бит бүгенге көндә сер булып кала.

Тулырак: http://intertat.tatar/ сайтыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев