Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татарча диктант -2020” уза

Белешмә Татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары, профессорлары һәм докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак. Акция турында мәгълүмат: http://diktant.tatar сайтында.

Дөньякүләм татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча “Татарча диктант-2020” акциясе быел да узачак.
Әлеге акция 2014 елдан бирле уза. Башка еллардан аермалы булачак, “Татарча диктант-2020” онлайн-режимда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-планета” телеканалларында уза. Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.
Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачаклар. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язачаклар.
Туган телебез – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатын күздә тоткан акция, 26 сентябрь көнне үтә.
Акциядә Әтнәләр дә ел саен актив катнашалар. Быел да  теләге булган һәр кеше катнаша кала.

“Диктант язу” дөньяның төрле шәһәрләрендә, төрле төбәкләрендә бер үк вакытта: сәг.11.00 дә (Мәскәү вакыты буенча) башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев