Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан прокуратурасы ата-аналар тәкъдиме белән балалар бакчаларын тикшерә

Ата-аналар берләшмәсе активистлары автошиннардан ясалган фигураларда кеше сәламәтлеге өчен зыянлы химик кушылмалар бар дип саный.

Татарстан прокуратурасы ата-аналар тәкъдиме белән балалар бакчаларын тикшерә. Ата-аналар автошиннардан ясалган фигураларны бакчаларда урнаштыруны тыюны сорый. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Гаммәви мәгълүмат чараларында Чаллы һәм Казан балалар бакчалары мәйданчыкларында декорацияләрнең күбесенчә эштән чыккан покрышкалардан һәм кулланылган пластик шешәләрдән ясалганлыгы турында күп санлы хәбәрләр булды. Шуннан соң, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, аларда тикшерү үткәреләчәк. Закон бозу очраклары ачыкланган очракта чаралар күреләчәк», - дип сөйләде Галиев.

Узган атнада республика массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә балалар бакчалары территорияләрен бизәү өчен автопокрышкаларны һәм пластик шешәләрне куллану тенденциясен тәнкыйтьләгән җәмәгатьчеләр инициативасы буенча актив фикер алышу барды.

Ата-аналар берләшмәсе активистлары бизәк ясалмаларда кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булган химик кушылмалар барлыгына ышана һәм аларны дүртенче класслы куркыныч калдыклар статусына ия дип саный. 
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186249/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев