Барлык проблемалы йортларны да киләсе елда төзеп бетерергә планлаштыралар.
Татарстанда фатир алабыз дип алданган өлешчеләр белән бәйле мәсьәләләрне 2021 елда хәл итәргә планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР алданган өлешчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков сөйләде.
«Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасы 2021 елда хәл ителәчәк. 2020 елда без барлык проблемалы объектларны да төзеп бетерергә планлаштырабыз», - дип, мисаллар китереп сөйләде Новиков.
Сүз уңаенда, күптән түгел Казанда чираттагы сакаллы төзелеш тапшырылды
Нет комментариев